поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.06.2020 Язмыш

"Авырлы чагымда да "Буаз аңа дуңгыз кебек симердеңме? Күп ашама!” — дип мыскыллады"

Элекке укучым Тәслияне (исемнәр үзгәртелде) очраклы рәвештә Казанның “Пятерочка” кибетендә очраттым. Ул көнне смстан рөхсәт алып, дачабызга барырга җыенган идек. Ай-ваена карамыйча, Тәслияне дә машинабызга утыртып алып киттек. Бүген бездә кунак булырсың, иртәгә иртүк электричкаңа утыртып җибәрербез дидек.

Дөресен әйтим, үзе эндәшмәсә, танымыйча яныннан узып киткән булыр идем. Ни дисәң дә, кайчандыр мәктәбебезнең мактанычы — уку алдынгысы, активистка булган, май кояшыдай көләч йөзле, күркәм холыклы, чая кызны күрмәгәнемә егерме ел вакыт узган. Каршымда басып торган юан гәүдәле, калын күзлекле, моңсу карашлы, киң маңгаен, авыз-борын тирә­лә­рен вак җыерчыклар чуарлаган, сагышлы йөзле, үзенә килешми торган кызыл комач төсендәге шактый таушалган куртка, иске джинс чалбар, ирләрнекенә тартым кыска кара ботинка кигән, башлыгы астыннан тузгып чы­гып торган пумала чәч­ле, мескен кыяфәтле, җыйнаксыз-лапшырдык хатында, элекке нәфис Тәслиянең чалымнарын таба алмыйча, тәмам га­җиз булдым. Әйтерсең, аны җен алыштырган! Көй­ләбрәк сөйләшүе, яң­гыравыклы чиста тавышы гына үзгәрмәгән, елмайганда, элеккечә, бит урталарында нәни генә мә­хәб­бәт чокырчыклары хасил була икән. Дүртенче сыйныфтан алып, урта мәктәпне тәмамлаганчы рус теленнән үзем укыткан өлгер кызның үзен, тәртипле, эшчән әти-әнисен, ишле туганнарын, ул тәрбияләнеп үскән тигез-тату гаиләне яхшы белгәнгә кү­рә, тикмәгә генә бу кадәр үк үзгәрмәгән инде бу бала дип уйладым.
 
Ирем Рәис мунча ягарга чыгып китте, мин электр мичен кабызып җибәреп, табын әзерләргә керештем. Тирләп- пешеп чәй эчкәч, җай белән генә кунагымның кылларын тарткалый башладым.
 
— Мәктәпне тәмамлаган елны мединститутка кереп караган идем, — дип сүз башлады ул. — Теш врачы булырга те­ләү­челәр бик күп икән, конкурстан үтә алмадым. Аннан, булачак эшем бе­лән таныша торырмын дип, күрше район больницасының стоматология кабинетына санитарка булып урнаштым. Әти белән әнигә бераз ярдәмем тияр, өс-башымны карармын дип уйладым. Унҗиде яшьлек чагымда мине ирексезләп урлап киттеләр. Буранлы кичтә икенче сменадан эштән кайтып килгән чагымда, юлдан җигүле ат җилдереп килүен сизеп, читкә тайпылдым. Көрткә кереп басарга да өлгермәдем, кемнеңдер көчле куллары мине чанага тартып аударды, өстемә толып каплап, каядыр алып китте­ләр. Ярдәм сорап кычкырырга маташам, калын толып эчендә сулыш алыр хәл юк. Җилле-буранлы кичтә тавышым үземнән еракка ишетелмәгәндер, мөгаен. Чанадан төшеп калырга маташам, көчем җитми. Кемдер өстемә албастыдай атланып утырган. Мине У. авылының 47 яшьлек карт буйдагына, дуңгыз фермасында эшләүче Салаватка хатынлыкка урлап кайтканнар икән. Ир дигәнем беренче төндә үк вәхши­ләрчә кыланды. Кайтарып куй дип, елый-елый ял­варсам да, мыегы да селкенмәде. Салмыш иде, ай-ваема карамыйча, идәнгә сугып екты да, кыргыйларча көчләде. Елап шешенеп беттем. Мондый мәсхәрәне кү­тәргәнче, әллә үз-үземә кул салыйммы дип тә уйлаган идем, әти белән әнине кызгандым. Бик дини әбекәем: “Гомерне Аллаһ үзе бирә, аны алырга Газраил гәләйһиссәлам гына хокуклы. Үз гомерен үзе өзгән кешенең җаны мәңгелек җә­һәннәмдә яначак”, — дип сөйләгәне исемә төшкәч, куркуымнан куырылып килдем.
 
Милициягә гариза язган идем, әти белән әни мәҗбүриләп алдырттылар. Әнием кеше арасына яманатым чыгуыннан уттан курыккандай курыкты. Әтием: “Ачыгавызланып йөреп, намусыңны сак­лый алмагансың икән, барган җиреңдә таш бул! Әниеңне урлап кайтып өйләнгән идем әле. Бер дигән итеп илле ел яшибез, сез дә яшәрсез. Салават — эшләп ашаучы, ныклы тормышлы, көн итәргә яраклы ир. Ишетсен колагың, киләп сарып, кайтып-китеп йө­рисе булма!” — дип, аяк тибеп кычкырды.
 
— Элеккеге заманнарда, кызларны ярәшеп, күреп белмәгән кешегә дә биреп җибәргәннәр. Хатын-кызның холкы шундый бит: теләсә кайсы җайсыз-уңайсыз шарт­ларга яраклаша ала. Бер түбә астында уртак мәнфәгатьләрне кайгыртып яши торгач, Салават белән араларыгыз якынаймадымы соң?
 
— Кая ул якынаю?! Ул бит минем канатларымны каната- каната кисте. Яшь­лек хыялымны тормышка ашырасым килеп, читтән торып булса да, укырга керегә талпындым. Ә ул мин Казанга чыгып китәсе иртәдә документларымны газ миченә якты. Авырлы чагымда киемнәремә сыя алмый башлагач, яңа пәл­тә алып киясем килгән иде, ир дигәнем серванттагы декрет ялы акчасын бөгәрләп кесәсенә тыкты. “Нәрсә, миңа килеп тыгынып ята башлагач, буаз аңа дуңгыз кебек симердеңме? Күп ашама!” — дип мыскыллады. Үзебезнең авылга Сабан туена барганда, чамалап кына бизәнеп, иннек-кершән сөрткән идем. “Кәнтәйләнеп кемгә матур булып күренмәкче буласың? Элек йөргән егетең белән кача-поса аулакта очрашырга җыендыңмы?” — дип, идән юа торган пычрак чүпрәк белән битемне ышкыды. Авырлы чакта ризык талымлап изаландым. Бервакыт тозлаган кәбестә телеме күз алдыма килә генә бит. Шуны шытырдатып, умырып ашыйсым килә. Ирнең күрше чуаш авылына йомыш белән барырга җыенып йөргән чагы иде. Аңа кәбестә турында әйткәч, күтәрелеп бәрелде. “Дөресен әйт, карыныңда урыс малаемы әллә чуашныкымы? Чын татар хатыны сасыган кәбестәгә борылып та карамый ул!” — дип тамак ярып кычкырды. Баламның ботында мин ымсынган кәбестә телеменә охшаш сырлы-сырлы тап бар... Еллар буе көн саен кимсетеп-рәнҗетеп, ул ми­нем бөтен көчемне су­ырды, үзенә тулысынча буйсынган мескен кол ясады. Башта карышып маташтым, ә соңрак үз-үзе­мә ышанычым кимеде. Ахырда горурлыгым да калмады. Шәхесеңне таптап юк итсәләр, бөтен нәрсәгә битараф бәндәгә әвереләсең икән ул.
 
— Нигә аерылып китмәдең соң? Син әле яшь бит. Кырык яшең тулмаган килеш, чәчәк кебек чагыңда, ирекле баштан үз-үзеңнән нигә кул селтәдең?
 
— Улларымны ятим итмим дидем. Җитмәсә, олысы гарип бит, апа-җаным. Сау-сәламәт бала бе­лән кая да сыеп буладыр ул, ә минеке кебек акылга зәгыйфь олан бе­лән кая бара аласың?
 
Тәслияне кызганудан күзләремә яшь тулды. “Их син, аяусыз язмыш! Нигә гөнаһсыз кыз баланың киләчәген бу чаклы күңелсез, аянычлы иттең соң? Нинди якты хыяллар бе­лән очынып йөрүче сылукай иде бит ул! Нигә аны шулай түбәнсеттең?” — дип кычкырасым килде. Салават кебекләр уйлаганча, гаиләле хатын-кыз җыеп-юып, пешереп, көне-төне бушка бил бөгүче хокуксыз Колбикә генә түгелдер ләбаса? Тәслиянең нурлы йөзеннән елмаюын качырган, җанын талкыган, рухын сындырган ахмак ир кәмәше, телсез, хиссез роботка охшаган мескен хатын белән яшә­гәнгә үзен бәхетле тоя микән соң? Колбикәгә әверелдерелгән бәндә белән гомер уздыруның ни кызыгы бар? Аның белән ки­нәнеп күңел ачып, киңәш­ләшеп, серләшеп буламы? Уртак түшәктә ирен сокландыра, сөендерә, тулысынча канәгатьләндерә аламы мондый хатын? Үзенең шәхесен корбан иткән ана белән колби­ләүче сыман кыланган мәнсез ата янында үскән ир баладан ни көтәргә? Улы бу гайре табигый гаилә мөнәсәбәтләрен ки­ләчәккә үзенә өлге итеп алса, кемнәрнең газиз баласын бәхетсез итәр? Балалар тапкач, гәүдәсе үзгәреп, Тәслиянеке сыман тулыланып, тышкы кыяфәте нинди генә рәвешкә кермәсен, хатын-кызның сизгер күңел түрендә, эчке аң дәрәҗәсендә нәзберек, иркә, кызыксынучан, матурлыкка омтылучан, иҗади фикерләүче гүзәл зат образы сакланадыр, мөгаен. Тәслия дә, әйткәнемчә, яшь чагында бик сөйкемле, акыллы, мөлаем кыз иде. Кызык хәлләр килеп чыкканда, сыйныф бүлмәсен яңгыратып ихластан көлеп җибәрүе әле дә исемдә. Ул бүген кычкырып көлә алмаслык басынкы халәттә, бары тик ирен чите белән саран гына елмаеп куя. Син дуңгыз кебек симез, тавык кебек аңгыра, кәҗә кебек сөйкемсез дип көн саен тукып торсалар, үзең үк шуңа ышанып, чучка кебек чиный, кәҗә кебек тамак ярып акыра башлавың бик мөмкин.
 
— Билем нечкә чагында, йөземнән елмаю китмәгәндә, биек үкчәле туфлиләрем белән асфальтны текердәтеп, Казан урамыннан узып барганда, егетләрнең артымнан карап калуларын сизә идем, ир-егетләр кул биреп автобустан төшәргә ярдәм итәләр иде, ә бүген автобуска кергәч, “бабуля, присядьте,” дип урын бирделәр, — ди Тәслия (әле бит аңа нибары утыз җиде яшь!). — Аптыраудан сискәнеп киттем. Ир инде егерме ел “син ямьсез” дип кабатлый торгач, үземне котсыз гөберле бака кебек хис итә башладым бугай. Соңгы вакытта көзгегә карарга куркам, аннан миңа нурсыз күзле ят кеше карап торадыр сыман. Йокыдан торгач, чәчемне җыеп резинка белән эләктерәм дә, шу­шы соры башлыкны киеп куям. Терлекләр янына чыгасы булгач, чәчәкле ситсы халатым өстеннән карасын киям дә, көне буе җир җимертеп эшләп йөрим. Иртән иртүк ирем белән бергә фермага эшкә чыгып китәбез, эт булып арып, шуның атына утырып кайтып керәм. Кунакка барган, кунак чакырганыбыз юк. Күршегә кереп сөйләшеп утырудан да тыйды ул мине. Серләшерлек дус хатыным калмады. Берәрсе белән якынаюымны сизеп алса, эш харап. Туганнарым янына еш кайтып йөреп булмый.
 
Бервакыт кибеткә бик матур челтәрле эчке күлмәк кайткач, кызыгып сатып алган идем. Ир мондый тишекле-тошыклы нәрсәне җилбәзәк, бозык фахишәләр генә кия дип, затлы эчке киемне бүкәнгә салып, балта белән тураклады. Күпме акчаны әрәм иткәнсең дип, эттән алып эткә салып, ай буе сүкте. Чигәләремдә чал чәчләр күренә башлагач, күрше хатыны киңәшен тотып, мунчада башыма кына сөртеп куйгач та яман ярсыды. Ләүкәдән сөйрәп төшереп типкәләде. “Яшәрәсең киләмени, имгәк? Ферма мөдиренә матур күренәсең киләме, әллә бригадиргамы? Уйнашчы хатыннар гына каш, чәч буяп маймылланып йөри. Син миңа килгәндә дә шыксыз үрдәк бәбкәсе идең, хәзер тагын да котсызрак. Урмандагы убырлы карчык та синнән сөйкемлерәк”, — дип күземә карап көлә. Аның балалар, тирә-күршеләр, үзебез белән бергә эшләүчеләр алдында теләсә-нәрсә әйтеп кимсетүенә гарьләнеп, элегрәк кычкырып елый идем. Хәзер елый алмыйм. Әллә күңелем тораташ катты, әллә берни ишетми-күрми торган агач бүкәненә әйләндем инде? Комы коелган, моннан ун ел элек ирлек егәрен җуйган ир кисәгемнең кыланмышларын күрсәң! Берәр озын ботлы яшь кызның урамнан үтеп барганын күрсә, тәрәзәгә капланып, аны җентекләп күзәтә. “Менә ичмасам фигура! Аяклары гарәп атыныкы, сыны урман пошиеныкы кебек!” — дип, черек теш­ле авызын чә­пел­дәтә. “Синең кебек симез дуңгыз белән торганым өчен миңа рәхмәт әйт. Әллә сине аерып җибәреп, яшь кәләш алыргамы икән?” — дип мыскыллый...
 
— Тәслия, үзеңне гомер буе түбәнсетеп яшәгән залим ирдән аерылып, үзбаш көн итә башларга вакыт түгелме икән сиңа? — дидем мин яшьли картайган укучыма. — Казанга укырга кергән улың сезнең янга яшәргә кайтмаячак инде. Авыру балаңа пенсия киләдер. Эштән курыкмыйсың бит син, кайда да эшләп ашыйсы, ачтан үлмәячәксең. Авылда яшәп, синең кебек фермада эшләүчеләрга торак алу йә төзү өчен хөкүмәт ярдәм итә, аз процентлы кредит бирә. Кәсебенә керешсәң, сиңа да бирми калмаслар. Көчле инвесторларга, аягында ныклап басып торган фермер хуҗалыкларына синдәй уңганнар бик кирәк. Әллә, тәвәккәлләп, язмышыңны үзгәртеп карыйсыңмы? Бәлки бәхет капкаларың ачылыр, кимсетелмичә, кагылмый-сугылмыйча, кешечә яши башларсың. Киңәшем шул: караңгы битарафлык күзлегеңне хәзер үк салып ташла! Үз-үзеңне яратмасаң, сине берәү дә яратмаячак та, хөрмәт тә итмәячәк. Үзгәрешне тышкы кыяфәтеңнән башла. Матур прическа ясат! Юл уңаеннан психологка кереп, аның акыллы киңәшләрен тың­ласаң да зыян итмәс. Бер айлык хезмәт хакыңны үзеңнән кызганма. Килеш­ле яңа киемнәр алып ки. Моның өчен зур акчалар туздырырга димәгән. Акцияләр вакытында арзанрагын сайлап алып була. Бу керләнгән, җиңнәре, терсәкләре сизрәгән киемнәреңне фермага эшкә барганда киярсең. Кеше арасына болай чыкма. Үзеңнең сөеп-сөелеп яшәр­гә лаеклы хатын-кыз икәнлегеңне онытма! Бәлки, синдәге күркәм үзгәрешләрне күргәч, иреңнең сиңа карата мөнә­сәбәте тамырдан үзгәрмәсме? Юк икән — дүрт ягы кыйбла!
 
Бу очрашуга шактый вакыт үтсә дә, тынычлана алмыйм. Күз алдыма элеккеге укучым чибәр-чая Тәслия килеп баса. Аңа бүгенге Тәслия — юантык гәүдәле, нуры качкан моңсу йөзле, басынкы холыклы бичара хатын читтән генә кызыгып карап торадыр сыман. “Нишләттегез гүзәл затны?” — дип ачыргаланып кычкырасым килә.
 
 

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.06.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»