|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2010 Бәйрәм
БИСТӘН БӘЙРӘМЕННӘН РЕПОРТАЖ (ФОТО)31нче июль көнне Пенза өлкәсе татар Бистән авылы тантаналы рәвештә үзенең 360 еллыгын билгеләп үтте. Тантанада районнан, чит төбәкләрдән килгән кунаклар, авылдашлар үзләренең җылы теләкләрен белдерде. Алар арасында Пенза өлкәсе җитәкчеләре, Пенза өлкәсе үзәк диния нәзәрәте мөфтие Юнкин А.А., күрше төбәкләрдән дин әһелләре катнашты. Кузнецк хакимияте башлыгы урынбасары Людмила Алышева чыгышында үз фикерләрен халыкка болайрак белдерде: "Бистән авылы гади авыл түгел, биредә бик тырыш һәм хөрмәткә лаек кешеләр тора. Үзенең дөньясын якты итәргә теләгәннәр якты дөньяда яши һәм сезнең авыл моңа ачык мисал. Сез якты киләчәк көтеп ятмыйсыз, ә берләшеп аны бүген төзисез".
Бистән авылы Пенза өлкәсе Кузнецк районында урнашкан. Хәзерге вакытта авыл халкы саны 1500 кеше тәшкил итә, ә бу исә 486 хуҗалыкка тигезләшә.
Бистән авылының тарих башы XVII гасыр урталарына барып тоташа. Бирегә 1650 елда Төмәннән килгән сәяхәт вакытында өч бертуган кардәш туктала. Бу җирләр аларның күңелләренә хуш килә, шул рәвешле кардәшләр монда урнашып калырга карар кыла. Тирә ягын урманнар, күлләр уратып алган, чишмәләргә бай булган әлеге җирлекне Гөлбостан (Чәчәк атучы бакча) дип атыйлар. Вакытлар белән әлеге атама да үзгәреп кыскара, хәзерге көндә авыл Бистән исемен йөртә.
Инде 4 гасырга якын вакыт узуга карамастан, бистәнлеләр үзенең йөзен, телен, динен, милли гореф-гадәтләрен саклап кала алган, хәзергәчә үзләренең көнкүрешендә кулланалар.
Авыл халкы борынгыдан умартачылык, игенчелек, урман кисү белән шөгыльләнгән. Ләкин күп еллар Бистәнлеләрнең төп мәсләге – коелар җитештерү, аларны төзекләндерү, халыкны су чыганаклары белән тәэмин итү. Хәзерге көндә дә бу эш Русиянең төрле төбәкләрендә алып барыла һәм ул ир-атларның төп хезмәте, акча чыганагы булып тора.
Авыл халкы рухи яктан бай. Авылда ике мәчет, мәдрәсә эшли. Мәчетнең берсе1895 елда салынган, Совет заманында да авыл халкы аны саклап кала алган. 1990 елда бу иске мәчет янында яңасы торгызылган, хәзерге көндә алар кушылып, мәчет-мәдрәсә комплексын барлыкка китерәләр. Биредә түгәрәк өстәл, әңгәмәләр, дини укулар, Пенза өлкесенең имам-хатыйплары өчен квалификация арттыру курслары, балалар өчен лагерь, җәмгыятьнең рухи-әхлакый ягын үстерүгә юнәлтелгән башка чаралар оештырыла. Шулай ук монда балалар, ир-атлар, хатын-кызлар өчен мәдрәсә дә эшли. 1995 елда авылда яңа мәчет төзелә, даими рәвештә балалар һәм зурлар өчен Ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча дәресләр алып баралар. Авылда үз эченә дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берничә комитетны сыйдырган иҗтимагый киңәш эшли. Моннан тыш Бистәндә мәхәллә системасы сакланып калган.
Ел саен авылдан хаҗга якынча 40 кеше сәфәр кыла. Шунысы куанычлы, динне саклауда өлкән буын гына түгел , ә яшьләр дә үзләрен актив тоталар: авылдан 4-5 укучы Мисырның данлыклы “Әл-Әзһәр” университетында, 2се Төркиядә югары дини белем алалар. Авылда шулай ук Ислам колледжы төзелеше алып барыла. Имам-хатыйп Ислам хәзрәт Давыдов сүзләренә ияреп шунысын әйтергә мөмкин: бүгенге көндә Бистән авылы үзенең 360 еллыгын билгели икән, бу турыдан-туры бистәнлеләрнең дини һәм милли үзенчәлекләрен саклап кала алулары белән бәйле. Бистәндә яшь гаиләләр сирәк күренеш түгел, Ислам хәзрәт сүзләренчә авылда һәр ел якынча 15 ләп никах укыла һәм яшьләр биредә төпләнәләр.
Бистәнлеләрнең милли бәйрәмнәренә килгәндә, шуны әйтергә мөмкин: күп татарлардан аермалы Сабантуй бәйрәме алар өчен ят нәрсә. Моның урынына борынгыдан биредә Келәүләр оештырылган. Шулай да, халык өчен иң зур бәйрмнәр – ике гает.
Сәламәт буын үстерү җәмгыятьнең мөһим мәсьәләләреннән. Шуңа да авыл халкы бу өлкәдә дә актив чыгыш ясый: җиңел атлетика, волейбол, хоккей буенча уздырылган өлкә, район ярышларында югары уңышларга ирешә. Төрле спорт бәйгеләрендә катнашу, югары нәтиҗәләргә ирешү бистәнлеләргә саләмәт яшәү рәвешен алып бару һәм бу идеяне таратуга хезмәт итә.
Бистәнлеләр сүзләренчә, авыл елдан-ел матурлана, гасырлар турында сүз алып барылса да, вакыт узу белән ул ныгый гына. Бу, әлбәттә, авылдашларның, биредә туып үскән халыкның тырышлыгына бәйле. Авылдан китеп читтә торганнар да туган як белән араны өзми, бер-берсенә ярдәмләшеп, хәбәрләшеп яши.
1
2
3
4
5
6
7
8
Илшат Сәетов фотолары.
|
Иң күп укылган
|