поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.06.2008 Спорт

ЕВРО – 2008: УКРАИННАР КЕБЕК БУЛЫРМЫ?

Соңгы 17 елда беренче тапкыр Мәскәүнең Кызыл Мәйданында ракеталар күрсәтүнең файдасы май аенда бетеп китте. Баскетбол, хоккей, Евровидение һәм Универсиададагы уңышлардан соң Европа бездән курыкмый башлады. Россия спортчыларының июнь аендагы беренче очрашуда ук Испаниягә 1:4 исәбе белән җиңелүен болай аңлатучылар да бар. Барлык белгечләр дә диярлек безнекеләрдән украин футболчыларының уңышын кабатлауны көтә.

Сишәмбе көнне Россия җыелмасының чирекфиналга чыгу мөмкинлеге кимеп кенә калмады, соңгы вакытта яңадан пәйда булган һәм болай да аз өметләрне чәлперәмә китерде. Кыйтга беренчелегенә сайлап алу очрашуларында Англияне җиңә алган уенчылардан күпмедер дәрәҗәдә башка илләр дә курка башлаган иде. әмма Хиддинкның яңа футболчылары көтелгәннән дә начаррак чыгыш ясап оттырырга мәҗбүр булды. Футболчыларны рухи көчсезлектә гаепләргә беркем дә җөрьәт итмәс. Испаннар безнекеләрдән күпкә көчле дип әйтү дә дөрес түгел. Һөҗүмчеләр нәрсәдер эшләргә тырышты әле. Тик бу очрашуда без күрергә гадәтләнгән игезәк Березуцкийлар һәм Игнашевич урынында Широков, Колодин һәм Анюков пәйда булды. Әйтергә кирәк, берсе дә сакчы булып саналмый һәм бу рольне башкара да алмады. Җитмәсә, алдарак уйнаучы футболчылар да аларга ярдәм итмәде. Ә капкачы Игорь Акинфеевка каравы ук кызганыч иде. Еш кына иптәшләре бу егетне көндәшләрнең берьюлы ике һөҗүмчесе алдында берүзен бастырып калдырды.

Әлбәттә, бу уңышсызлыкта беренче чиратта Хиддинкны гаеплиләр. Әмма аның урынында башка тренер нәрсә эшли алыр иде икән? Мөгаен, Россиядәге футбол сөючеләр бу турнирда ниндидер чит ил командасы өчен җан атарга туры килер иде. Хиддинк болай да элеккеге СССР, дөресрәге аның спорт тәрбия системасы җимерелеп барган елларда туган футболчылардан команда төзергә маташа. Нәтиҗәсе дә шул кадәр генә. “Бу очрашуны карамыйча, исәпне генә белсәм, Россиянең начар уйнавын әйтер иде, – дигән ул матчтан соң. – Әмма кайбер мизгелләрдә көндәшләрдән яхшырак идек. Тик испаннар үз көчләренә ышанып уйнады. Безнекеләр исә артык самими булды. Уйнарга өйрәнеп кенә киләбез. Шуңа күрә кайвакыт балалар кебек гади хаталар җибәрәбез. әмма төзәтергә туры киләчәк. Калган уеннарны телевизордан карыйсы килми”. Шунысы кызык, испаннарның баш тренеры очрашу башында бары тик ничьяга гына өметләнгән.

Моңа кадәр Россия командасы Дөнья һәм Европа чемпионатларында бер тапкыр да бер очрашуда берьюлы дүрт туп керттермәгән. Аның каравы, өч мәртәбә өчәрне керттергән. Мондый хәлләр Швеция, Германия һәм Чехиягә каршы уйнаганда булган. Шунысы кызык, төркемдәге өченче уенны безнекеләр нәкъ менә шведларга каршы уздыра. Шулай да Россия командасына өметләнүчеләр бар. Белгечләр дә, футболчылар да үзләре дә беравыздан Украина командасын искә ала. Ике ел элек булган Дөнья Чемпионатында алар беренче матчта шул ук испаннарга 0:4 исәбе белән җиңелеп, чирекфиналга чыга алдылар. Ә Испания командасы төшеп калды. 

Билгеле булганча, Россия җыелма командасы өчен Казан “Рубин”ыннан Сергей Семак та чыгыш ясый. Ул очрашу ахырында менә дигән мөмкинлектән файдалана алмады. Ә бит бу хәл Россияне хурлыклы җиңелүдән коткарып калырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә җыелма команданың тагын бер һөҗүмчесе Роман Адамов та Казан “Рубин”ы белән килешү төзер дип көтелә. Дөрес, командага Андрей Аршавин әйләнеп кайткач, Романның уен кырына чыгуы бик тә икеле.

Спортчыларның күңелен төрлечә күтәреп була. Кемгәдер акча, икенчеләргә машина, өченчеләргә исә зуррак клубларга күчерүне вәгъдә итәләр. Ә менә Австриядәге сыра җитештерүчеләрнең берсе калган очрашуларда туп керткән бу ил футболчыларына гомеренең ахырына кадәр сыра белән тәэмин итеп торырга вәгъдә иткән. Беренче елны эчемлекне компаниянең президенты шәхсән үзе китереп бирергә сүз биргән. Кызык, ә Европада иң югары хезмәт хакын алучы безнең футболчыларга нәрсә вәгъдә итәргә икән?


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»