поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.06.2020 Тарих

Сабан туе - 1941

Язгы матур көннәрнең берсе иде. Маһинур бүген дә ул көннең матурлыгын күз алдыннан һич тә җибәрә алмый. Иртән-иртүк ул, көянтә-чиләген асып, Сок буена төшеп китте. Суны буып куйганнар булса кирәк – елга киңәеп киткән. Сокның ар ягындагы болын өстеннән сыек кына томан күтәрелеп килә.

Томан эченнән утрау агачлары күренгәләп китә. Яр өстендә яткан каз бәбкәләре йөгерә-йөгерә суга төшеп киттеләр, әниләре тирәсендә “пип-пип” дип, уйнаклашып йөзә башладылар. Маһинур басма өстенә баскан көенә катып калды, сокланып туя алмаслык табигатькә карап, сихри уйларга чумды. Озак шулай торды ул. Аннары, су алып, көянтә-чиләген күтәрде дә, тау өстенә менде һәм тагын артына әйләнеп карады. Юкәле тауга, аның битенә сырылып үскән юкәләргә карап, байтак моңланды ул. “Ничек, жәлләмичә, шушы авылны ташлап китәләр соң? Сагынмыйлардамы? Их, абыем-абыем, беләм, син сагынасыңдыр”, - дигән уйлар белән кайтып җиткәнен сизми дә калды. Йомшак Сок суы белән ишек алдындагы ташларына кадәр идәннәрен мунчалалап юып, сап-сары төскә кертте. Андый матур көнне күңел дә үзеннән-үзе күтәрелә, эшләгән өстенә эшлисе, яшәгән саен яшисе килеп тора бит. Әнә, кайдадыр, әкрен генә моңлы гармун тавышы ишетелә. Бу тавыш Юкәле тау буенда, күрәмсең, Сок суларын яңгыратып ишетелә. Хәтта каз үләннәре арасында, башларын канат асларына тыгып йоклаган каз бәбкәләре дә сискәнеп-сискәнеп китә. Гармун моңы һаман да якыная, бераздан гармунчылар Маһинурлар урамына килеп чыктылар. Бала-чага, карты-яше, барысы да урамга сибелде - быел армия сафларына алыначак егетләр Сабан туена яулык җыеп йөриләр икән. Әнә, бакча буйлап йөгерә-йөгерә, Әбделхәй абзый килә. “Молодец, егетләр! Солдат булырлыгыгыз бар икән. Шул арада күпме сөлге-әйберләр җыйгансыз. Эх, йөрәк! Әллә үзем дә сезнең белән атка атланып китимме”, - дип, куанычлы көр тавыш белән ялларына тасма үрелгән, дирбияләренә сөлге тагылган атлар арасына кереп китте. Бүген Ярмәк авылы гөр килә. Ике көннән Сабан туе була бит! Зәйнәп тә Маһинур янына йөгереп кергән: ”Дустым, бу атнада Сабан туе бездә түгел, Камышлыда икән. Барабызмы?” – дип ябышты.
 
Менә куанычлы сәгатьләр дә килеп җитте. Дүрт-биш хатын җыелып, төенчекләрен култык астына кыстырдылар да әрәмәлекләр, Билчәр таулары буйлап Камышлыга юл тоттылар. Язгы тургайларның бер аска, бер өскә менеп, канатларын җилпеп сайраулары күңелне тагын да күтәреп җибәрә. “Сабан туе бик тә күңелле булыр инде, малай, ә? Синдә ничә сум акча бар? Нәрсәләр алырга барасың? Нинди күлмәгеңне алдың? Синеке ниндирәк”, - дип, шуның ише юк-бар әйбергә куанып, Пүләй әрәмәсенә килеп җиткәннәр икән. Әрәмәлек эченә кереп киемнәрен алыштырдылар. Анда бер алар гына түгел, куак төбе саен кызлар, балалар – һәммәсе дә өс-башларына алган яңа киемнәрен киеп, бәйрәмгә әзерләнәләр һәм эчләренә сыймаслык шатлык белән Кәҗә тавы буйлап Сабан туена карап китеп баралар. Юл тулы халык, болыннан - җәяүлеләр, олы юлдан - атлылар, халык төялгән машиналар... Сабан туена ашыккан ир-атлар һәм хатын-кызлар матур көйләр җырлап үтәләр. Кайберләренә ачу да килә. Бер ат арбасы бала төяп ни пычагыма йөриләр?! Бар бит шундый ата-аналар! Үзләре куанган куанычны санамыйлар, алар белән бергә балалары да куансын. “Бу гаилә дә шундыйлардан бугай”, - дип уйлап алды Маһинур.
 
Менә таулар да артта калды, Камышлыга керә торган күпергә җитәрәк күзен күтәреп караган иде, тау битендә Камышлы авылы җәелеп ята. Тау астындагы хастаханә янында Сабан туена җыелган халык кайный. Әйтерсең лә Камышлы урамына бүген генә җан кергән - мыж килә. Ни дисәң дә, район җире бит! Кемнең кайда нинди туганы бар - Усмандамы, Балыклыдамы, Бозбаштамы, Ярмәктәме, татармы, чувашлармы, мордвамы – барысы да, елына бер мәртәбә булса да, бу авылга килеп китәр өчен шушы көнне көтәләр.
 
Сабан туе аланында халык гөр килә. Гармун, скрипка, радио, тагын әллә нинди тавышлар бергә кушылып, нинди моң чыкканын белә дә алмыйсың. Маһинур читкәрәк барып басты да, ике катлы хастаханәгә карап, уйга батты. Тәрәзәләрдән моңсу гына карап торучы авыру ир-атлар, хатын-кызларга бүген куаныч юк инде. Алар да бит кайчандыр безнең кебек куанычын да, кайгысын да күргәннәрдер. Кайсылары үлем көтеп, барасы җирләрен исләренә төшереп куркалардыр. Эх, дөнья, дөнья... Ниләр генә күрсәтмисең бу адәм баласына.
 
Менә якында гына халык берсе өстенә берсе менәргә теләгәндәй нидер карыйлар. Эчке яктан: ”Давай, Хәйретдин, бирешмә! Давай! Шулай, шулай!” дигән тавышлар ишетелә. “Әәә, бу кешеләр көрәшәләр күрәмсең”, - дип уйлады Маһинур. Әнә икенче җирдәрәк руслар, чувашлар бергә җыелышып, төрле уеннар уйнап, күңел ачалар. Кайсылары тау битенә таба ”Атлар килә, атлар”, дип чабышып киттеләр.
 
Шул вакытта радиодан “Тын булыгыз, иптәшләр” дип кычкырдылар. Гөр килеп, кызып-кызып, ярышып-көрәшеп яткан Сабан туен сүз белән генә туктатырга мөмкин идеме соң? Радиодан бик каты итеп өргән тавыш ишетелде. “Иптәшләр, тын булыгыз! Кайгылы хәбәр ишеттерәбез”, - дигәч, халык бер-берсен төрткәләп, тынычланырга тырышты. Халык бераз тынычлангач, диктор бик каты итеп көрсенеп куйды да: “Иптәшләр! Бүген, ягъни 1941 елның 21 июнендә, явыз герман фашистлары үзләренең пычрак канлы кулларын Советлар Союзына суздылар, - диде. - Бөтен халык бер булып туган илебезне, чиста туфракны, Ватан – анабызны сакларга күтәрелергә, җиң сызганып каршы торырга тиеш!” – дип тәмамлап өлгермәде, халык гөр килә башлады. Ләкин бу берничә минут алдан булган күңелле гөрләшү түгел иде инде... бу кайгылы моң да, үкереп елау да, сыкрану да...
 
Халык мәйданнан тарала башлады. Кая барырга, нәрсә эшләргә белмичә йөргән сарык көтүенә охшап калды. Халыкның яратып, сагынып, шатланып, ел буена көткән бәйрәме менә шулай кайгылы тәмамланды. Атларның да кайсы алдан, кайсы соңлап килүе белән кызыксынучы кеше юк иде инде. Халыкның күбесе Кәҗә тавы буйлап Ярмәккә таба китте. Алар килгәндәге кебек күңелле түгелләр иде. Бер-берсе белән сөйләшүче дә, көлүшече дә ишетелмәде. Кай арада исереп алырга өлгергән ирләр генә, ат арбаларына төялеп, “китәбез инде” дип, елашалар. “Мөхтәрәмә, бала-чагалар, барысы да сиңа кала инде”, - дип, йөрәк өзгеч сүзләр сөйләп үтеп китәләр... Атның дилбегәсен инде хатыннар тоткан. “Әй Раббым! Әни белән әти ишетсә, ни эшләрләр инде? Хезмәттәге абыем да Германия чигендә торабыз, дип язган иде”...
 
Маһинур өйгә кайтып кергәндә, әнисе башын бәйләп, ыңгырашып ашарга пешереп йөри, ә әтисе сарай янындагы утынлыкта түмәр өстендә утыра иде. “Кайттыгызмы, бәбкәйләрем”, - дип күтәрелеп карады да, тагын башын аска иеп, тирән уйга чумды.
 
Ах! Ишеткәннәр икән, ишеткәннәр... Язмышыбыз шушыдыр, дип Маһинур әнисе белән әтисен кочаклап, өчесе дә тирән хәсрәткә чумдылар.
 
Маһинурның абыйсы, чит ил кырларында геройларча һәлак булды.
 
Сугыш елларында ата-ана
Актык баласыннан да
калган,
Сугыш кырларында ятып
калган
Канлы гәүдәләрен кем алган?
 
Тәлгать ВАҺАҖЕВ.
 
Иске Ярмәк авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 23.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»