поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.06.2020 Мәдәният

Батырларның исемнәрен кайтару: Үлемсезлек җыры өзелмәс

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы — төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләрнең батырлык үрнәге буларак тарихта калачак. Татарстан язучылары бу елларда корал белән дә, каләм белән дә фронтның иң алгы сызыкларында зур батырлыклар күрсәттеләр, дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәштеләр.

Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмут Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян, Габдрахман Әпсәләмов һәм башкалар фронтка киттеләр.
 
Сугыш алдыннан, Татарстан Язучылар союзында 50 әгъза була. Шуларның кырыкка якыны фронтка китә. 1943 елда СССР Язучылар союзы җитәкчесе Александр Фадеев бу турында белеп алганнан соң,  кайгыртучанлык күрсәтеп, язучыларның күпмесен булса да кире тылга кайтарырга кирәклеге турында әйтә. Әмма, бер генә татар язучысы да аның бу тәкъдимен кабул итми.  Ни аяныч, бик күпләргә туган җирләренә кире әйләнеп кайту насыйп булмый.
 
Сугыш кырларында 34 язучы мәңгеләккә ятып кала. Алар арасында М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В. Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаяз, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, А. Камал һәм башкалар… Язучылар сугышның бөтен фронтларында да сугыша. Каләм осталарының каберләрен – бөтен Аурупа буенча очратырга мөмкин. Алар арасында киң танылган, узләренең китапларын бастырырга, укучыга җиткерергә өлгергән язучылыр да (Муса Җәлил, Гадел Кутуй Кутуй, Фатих Карим һәм башкалар), шулай ук бер генә китабын дөньяга чыгарганнар да (Шамил Гәрәй, Әхмәт Симай, Рахим Саттар һәм башкалар), әлбәттә инде  каләм тибрәтә генә башлаган, беренче әсәрләрен гәжит һәм журнал битләрендә генә бастырганнар да бар.
 
“Батырларның исемнәрен кайтару: Үлемсезлек җыры өзелмәс" проекты 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, укучылар арасында аз танылган татар язучылары һәм шагыйрьләренең исемнәрен мәңгеләштерү һәм халыкка җиткерү, шулай ук аларның игелекле исемнәрен һәм иҗатларын киләчәк буыннарга тапшыру максатында уйланыла.
 
Бу проект кысаларында 24 видео – сюжет ясалган. Анда Абдулла Баттал, Аитзәк Аитов, Вәдүт Мифтахов, Габдулла Галиев, Гайнан Кормаш, Демьян Фәтхи, Әгъзам Камал, Әхмәт Симай, Исмәгыйль Шәфиев, Касыйм Вахит, Лотфый Вәли и Макс Гатау һәм башкалар турында биографик мәгълүмат тупланган, шулай ук аларның иҗат үрнәкләре дә урын алган.
 
Идея авторы һәм гамәлгә куючы –  нәфис сүз остасы Ә.М.Хәбибуллина.
 
Фәнни белешмәләрне  әзерләүче — эзтабар язучы, Россия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге бүләк иясе Ш.С. Мостафин.
 
Режиссер, оператор һәм монтажчы – Руслан Хәбибуллин


---
Милли Музей
№ --- | 18.06.2020
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»