|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2020 Шоу-бизнес
Иделия: "АКШта коронавирусның икенче дулкыны башланды..."Американың Майами шәһәрендә яшәүче Казан кызы, җырчы Иделия белән сирәк кенә булса да аралашып, хәл белешеп торабыз. Бу юлы сүзебез вирустан башланды. - Иделия, Майамида коронавирус бармы? - Вирусның икенче дулкыны башланды. Кибетләргә бары тик битлек белән генә кертәләр. Сездәге кебек. Шулай да халык әкренләп гадәти тормышка кайта башлады. Пляжлар ачылды. - Ниләр белән шөгыльләнәсең? Яңа һөнәрле булгансың икән? - Күчемсез милек буенча агент һөнәрен үзләштердем. Россиягә барып кайткач, яңа һөнәрем белән ныклап шөгыльләнергә исәп. Тулы метражлы фильм-триллерга сценарий язуны төгәлләдем. - Фильм нәрсә турында? Нинди телдә яздың? - Инглиз телендә яздым. Ярты елга якын язылды ул. “Вehind the door” - псилохогик триллер дияр идем. Сценарий искиткеч. Инвесторлар табып, төшерәсе генә калды. Рус теленә тәрҗемә итү теләге дә бар. Кем белә, бәлки төшерергә телүчеләр табылыр? Россиядә дә хәзер талантлы яшьләр күп. - Шәхси тормышыңны һәрвакыт яшерәсең. Син кияүдәме? - Әйе, кияүдә. Гаиләм турында сөйләргә яратмыйм. Нигә кирәк ул?.. - Җирле ризыклар ашыйсыңмы? Ничек тукланасың? - Рестораннарга еш йөрмибез, ризыкны өйдә пешерәбез. Мин дөрес туклану яклы. Спорт белән шөгыльләнәм. - Татар ашларын сагынасыңмы? - Әлбәттә, сагынам. Шуңа күрә елына ике тапкыр татар бәлешләрен, өчпочмакларын ашарга Россиягә кайтам. Дөрес, татар ашлары бик үк файдалы түгел. Әмма сирәк-мирәк ашарга була. - Казанга кайчан кайтасың, Иделия? - Июльдә кайтырга планлаштырам, Алла теләсә. Елына - ике, ә кайвакыт өч тапкыр да кайтам. Кайтмый калмаган елым юк.
Лена РӘХИМОВА |
Иң күп укылган
|