поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
03.08.2010 Җәмгыять

ЭССЕ КИТӘР, ГАДӘТ КИТМИ

Аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, ит ашамаска, ә аның урынына яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә, кайнар яшел чәй эчәргә һәм салкын душта коенырга. Эсседән саклану өчен табиблар әнә шулай эшләргә куша. Ләкин халыкны белгечләрнең киңәшен тотып сәламәт яшәү рәвеше алып барырга урамдагы кызулык та мәҗбүр итә алмый икән. Ә сезгә быел күптәнге гадәтләрегезне үзгәртергә туры килмәдеме?

Фарис ГАЛЛӘМОВ, табиб-психотерапевт:

 

– Әзрәк ашый башладым. Аның каравы, суны күбрәк эчәм. Көн артык кыздырса, мунчага кереп китәм. Андагы эсседә утырып чыккач, урамдагы һава салкын булып тоела башлый. Эш урынымда кондиционер бар, шуңа күрә авырлык тоймыйм. Киресенчә, мондый һава торышы ошый да әле миңа. Кызынырга җылы якка барасы юк, иртән ничек киеним икән, дип аптырамыйсың. Чүлдә гарәпләр төнлә эшли бит. Озакламый безгә дә шулай яши башларга туры килмәгәе. Берничә дистә елдан бездәге иң салкын температура нуль градус була, диләр.

 

Гөлчәчәк НӘҖИПОВА, Татарстан Милли музее генераль директоры:

 

– Җиңелрәк ризык ашарга тырышам. Кич белән бөтенләй ашыйсы килми. Су белән сөтле чәй генә эчеп торам. Табиблар яшел чәй эчәргә киңәш итсә­ләр дә, миңа ул ошамый. Авыл баласы булгангамы, сөтле кара чәй кирәк. Эштә шактый авыр. Кондиционерлар җитми. Алар күргәзмә залларында гына бар. Без дә күбрәк шунда булырга тырышабыз.

 

Нәфис ГАЛЛӘМОВ, Левченко бистәсендәге махсус мәктәп директоры:

 

– Сигез ел элек йөрәккә бик катлаулы операция ясаткан идем. Шуңа да эсселекнең халыкка никадәр авырлык китерүен бик яхшы аңлыйм. Ләкин шунысы да бар: үз-үзеңне дөрес тотсаң, ул кыенлыкны җиңәргә мөмкин. Миңа чишмә суы җиңеллек бирә. Көнгә 2-3 литр су эчеп бетерәм, кыяр-помидор ашарга тырышам. Аларның да тозлысына өстенлек бирәм. Иртәнге ботканы элек тә ашый идем, хәзер дә калдырмыйм. Эштә бик эссе. Бүлмәләр кондиционерсыз. Ләкин өйгә иртәрәк кайту турында уйлап та караган юк. Балалар белән эшләгәнлектән, аларны калдырып китеп булмый.

 

Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы:

 

– Яшел чәйгә күчтем. Моңа кадәр кара чәй эчә идем. Аракы, тәмәкене, Аллага шөкер, элек тә кулланганым булмады, хәзер дә алардан ерак йөрим. Эссе дип ашауны киметмәдем кебек. Бары тик суны гына күбрәк эчә башладым. Ышыграк урыннарда булырга тырышам.

 

Илназ САФИУЛЛИН, җырчы:

 

– Кояш иртәдән үк минем тәрәзәгә карап кыздыра башлый. Шуңа да гадәттәгедән иртәрәк торам. Эссе булгач, эшләргә дә, уйларга да авыррак. Бөтен баш мие кыза. Төш вакытында бигрәк тә кыен. Ләкин барыбер эш буенча йөрергә, чабарга туры килә. Салкын су эчеп, булдыра алганча ышыграк урында йөрергә тырышам.



Ватаным Татарстан
№ 156 | 03.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»