поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.06.2020 Ир белән хатын

Миләүшә Әҗмиева: «Кызымның тигез канатлы булып үсүен теләп, мин бар авырлыкларга түздем»

Башкортстанның Аскын районы,Көнгәк авылында яшәүче Миләүшә Әҗмиева белән Инстаграм дуслаштырды. Яшьләр авылдан качкан заманда, 21 яшьлек ханым бер баласы белән газсыз, юлсыз авылда яшәп ята, маллар тота. Ире башка шәһәргә китеп эшли икән.

– Без гаиләдә биш кыз үстек. Әтием бик иртә вафат булды. Миңа ул чакта ике яшь булган. Шуңа да без кечкенәдән эштән курыкмаска өйрәнеп үстек, – ди ул. – 2018 елда авылдашым Радик белән өйләнештек. Миңа 18 яшь иде. Радик ятим, әти-әниләре моннан 9 ел элек үлеп киткән. 2019 елның сентябрендә кызыбыз туды. Башта минем әниемдә яшәгән идек. Аннары Радикның әти-әнисеннән калган өйгә күчендек.
 
 Тормыш башлаганда, аларга бик авыр була. Радикка авылда эш юк. Булса да, озакка түгел.Кулда – кечкенә бала. Миләүшә яшерми: үксеп елаган чаклары күп була аның. Әмма бирешми. Тормышын, гаиләсен саклап калыр өчен барысын да эшли. Әнисе аларга сыерын алып килеп бирә.
 
–  Ярты елдан Радикка эш табылды. Ул башка шәһәргә китеп эшли башлады. Ничек яшәрмен, ялгыз авыр булыр инде, дип борчылган идем. Курыкканда бертуган апама шалтырата идем. Ул мине гел тынычландырды. Әкренләп ялгыз калырга курыкмый башладым, – ди Миләүшә.  – Авыл озын безнең. Беренче йортта торабыз. Сыерларны көтүгә озатыр өчен шактый төшәсе. Ул вакытта ике бозавыбыз бар иде инде. Хәзер алар зур үгезгә әйләнде. Дүрт сарыгым бар. Тавыкларым күп.  Әгәр маллар булмаса, ялгыз нишләр идем, дип тә уйлыйм. Алар янында рәхәт миңа. Мине тыңлыйлар.
 
Юл булмавы кыен, ди Миләүшә. Районга барыр өчен 60 чакрым араны язгы-көзге пычракларда 2 сәгать узасы. Авылда кеше аз булса да, клуб, мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта эшләп тора.
 
– Әни дә Екатеринбургта эшли. Кайчан да булса бездә авылдан китәрбез инде. Әмма күңелем шәһәргә тартмый. Берәр бистәдә яшәр идем. Маллар карап, тавык-чебеш асрап, – ди яшь хатын.
 
Миләүшә өйне мич ягып җылыта.Ире юкта, ул бөтен эшне өйрәнгән. Утын да яра, абзардагы ут чыбыкларын да тоташтырып куйган. Үгезләр җимергән лапасны да үзе төзәтә икән.
 
– Мин бер эштән дә курыкмыйм. Баламныазаплап йөрткәнемә бераз борчылам. Кайчак иртәләрен салкын да була. Сабыемны тәмле йокысыннан уятып алып чыгарга туры килә, мин сыер сауганда, ул абзарда тора. Бервакыт яңгыр астында калып, аздан гына яшен сукмады. Шулчакта баламны күкрәгемә кыстым да Ходайдан исән калуыбызны сорадым, – ди ул.
 
Миләүшә бервакыт күңел төшенкелегенә бирелә. Ялгыз яшәү үзен шулай сиздерә. Шуннан соң ул Инстаграм сәхифәсенә, лезгинка биеп, видео куя. Язылучыларыарта башлый. Соңрак маллары, абзарда эшләве, кечкенә кызы турында халыкка сөйли башлый. Дуслары тагы да күбәя.
 
– Яшьли ятим үсү тормышка өйрәткәндер дип уйлыйм. Әтиемне бик сагынам. Кызымның тигезканатлы булып үсүен теләп, мин бар авырлыкларга түздем. Тормышта төрле хәлләр булды. Кирәк чакта кичердем дә, гафу да итә белдем, – ди Миләүшә. – Ирем янымда булмаса да, аның яратуын тоеп яшим. Читкә китмәс тә иде, акча кирәк. Әлегә миңа авылдагы тормышым бик ошый. Иң мөһиме  – минем тырышлыгымны ирем күрә. Башкалар сүзенә исем дә китми.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»