поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
11.06.2020 Авыл

Кайсы район авылларында Сабантуй була һәм булмый?

Коронавирус таралу куркынычы аркасында, быел шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә һәм күп кенә авылларда да Сабан туйлары үткәрү каралмаган. Аерым районнарга шалтыратып, без дә бу хакта белешеп алдык.

Лаеш районында бердәм Сабантуй көннәре итеп 4 июльне билгеләгәннәр. Авыл җирлекләре турында сүз бара. Ләкин мәҗбүри рәвештә түгел, бәлки ирекле куелган. Әлегә бер җирлек кенә уздырырга теләк бирде. Хәзер инде җитәкчелек анысында да уздыру-уздырмауны хәл итәргә телиләр. "Чөнки район халкы дәррәү кубып шунда барачак бит", диделәр безгә үз чыганакларыбыз.

Балтачта җитәкчелек Сабантуйны авылларда да уздырмау ягында тора. Шәһәрләрдә дә узмагач, бар халык авылларга кайтачак, ә бу исә, бүгенге вәзгыятьтә, куркыныч. Шулай да халыкның фикерен дә тыңлаячакбыз, диделәр безгә батырлары белән дан тоткан төбәктән. Ләкин кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын барыбер хөрмәтлиячәкбез, дип тә өстәделәр.

- Безгә район Сабан туен үткәрмәскә киңәш иттеләр, - дигән Чирмешән район газетасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. – Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшләштек, алар да мондый шартларда милли бәйрәмне үткәрмәү ягында. Шулай да авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү оештырылачак. Әлегә ул нинди формада һәм кайчан үтәчәген әйтеп булмый.

Актанышта районда да, авыл җирлекләрендә дә Сабантуй уздырмау турында карар кабул ителгән.

Биектауда баштарак авыл җирлекләренә ирекле сайлау мөмкинлеге булдырылса да, вәзгыятьнең киеренке калуын истә тотып, киләсе атнада карарны үзгәртергә дә мөмкиннәр икән. Ләкин авыл җирлекләре үзләре дә Сабантуйлар уздыру яклы түгел. "Сәламәтлек - мөһимрәк", диде безнең әңгәмәдәшебез.

Балык Бистәсендәге бер авылдан килеп ирешкән хәбәргә караганда, аларга район җитәкчелеге Сабантуй уздырырга рөхсәт иткән. "Авылдашлар белән фикерләшәбез әле", диделәр безгә.

Арча районында: “Кичә район башлыгы уздырган туры эфир вакытында бу мәсьәләне күтәргәннәр иде. Әлегә үткәрү-үткәрмәү хәл ителмәде”, дип җавап бирделәр.

Азнакайда калада милли бәйрәм узмаячак, авылларда үткәрү буенча әлегә фәрман килмәде, ди җирле җитәкчелек.

Әтнә районы Башкарма комитеты рәисе Айрат Каюмов әлеге муниципаль берәмлектә милли бәйрәм узмаячак, дип хәбәр итте.

Әлкидә Сабан туе узмаячак, ә Баулыда әлегә бәйрәмне үткәрү-үткәрмәү хәл ителмәгәнлеге мәгълүм булды.

Ютазы районында район үзәгендә Сабан туен уздырмаячаклар. Әмма авылларда үткәрү ихтималы бар. Әлегә рәсми рәвештә бу хакта игълан булмады, диделәр район Башкарма комитетында.

Чистай районында: “Район башлыгы әле бүген генә бу уңайдан җыелыш уздырды. Шәһәрдә дә, авылларда да Сабан туен үткәрмәячәкбез”, - диде район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Абзалова.

Буа районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова: "Авылларда 4 июльдә Сабан туе үткәрү буенча җирлек башлыклары белән сөйләшүләр алып барабыз. Әлегә төгәл генә карар кабул ителмәде. Вакыты якынлашкач, хәл итәчәкбез. Өстәвенә, бездә коронавируслы авырулар бар. Безгә халыкның сәламәтлеген саклап калу мөһимрәк”, дип җавап бирде.

Кайбыч районы җитәкчелеге рәсми рәвештә Указ көтә булып чыкты.

Лениногорскида да әле бу мәсьәлә хәл ителмәгән, бәйрәмнәрдән соң шалтыратып, төгәл җавапны әйтербез, диделәр.

Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та рәсми рәвештә Указ булмаганлыктан, бу сорау әлегә ачык калуын әйтте.

Сабада исә: "Республика дәрәҗәсендә норматив документ юк. Шуңа да Сабан туйлары уздыру хакында бер нәрсә дә хәл ителмәде", - дип җавап бирделәр Башкарма комитет җитәкчелегендә.

Тулыландырылган мәгълүматны сылтама аша белешеп була.

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»