|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2020 Фаҗига
Татарстанда 61 яшьлек хатынны яшен сугып үтергәнФаҗига кичә кич, 9 июньдә, Ютазы районында булган. Ютазы районының Ютазы авылында яшәүче хатын-кыз яшен сугудан һәлак булган. 1957 һәм 1959 еллларда туган ике хатын-кыз скандинав таяклары белән кич белән йөреп керик дип урамга чыгалар. Шул вакытта көчле яшенле яңгыр ява башлый. Яшен сугуыннан ике хатын-кыз зыян күргән. 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова каза урынында ук вафат була. Аның дусты Гөлүсә Дәүләтшина авыр хәлдә Урыссу район хастаханәсенә озатылган. Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|