|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2020 Хәвеф-хәтәр
"8 бала һәлак булган, 20дән артык бала имгәнгән"Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында 6 янгын чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев әйтте. Ул ел саен республикадагы янгыннарда якынча сигез баланың һәлак булуын, 20дән артык баланың имгәнүен әйтте.
«Янгында балалар һәлак булуның төп сәбәбе — сабыйларның ут белән шаяруы, мәсәлән шырпы, зажигалкалар белән уйнау. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырганда да янгыннар еш була», — дигән Сергеев.
Ул сөйләгәнчә, быелгы янгыннарда ике бала һәлак булган, алтысы яраланган. Ике янгын да шәхси йортта булган.
--- |
Иң күп укылган
|