поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.08.2010 Мәдәният

АКТУКТА РӘШИТ ВАҺАПОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ҖЫРЫ ФЕСТИВАЛЬ-КОНКУРСЫ

Быелгы җәйдә татар күңелен сөендергән бәйрәмнәр авылларда күп булды. Шуларның иң мәртәбәлесе, иң күңеллесе, иң моңлысы – Актук авылында үткәнедер. Узган шимбә көнне бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган авылында региональ татар җыры фестиваль-конкурсы булды. Җыр бәйрәме сабан туе итеп оештырылган иде.

 Мәйдан авылның иң кадерле урынында – нәкъ уртасында, мәчет янында, Рәшит Ваһаповның һәйкәле урнашкан паркта матур итеп корылган иде. Игътибар үзәгендә – зур сәхнә. Һәм нәкъ шушы сәхнәдән өлкәбезнең иң оста җырчылары үзләренең осталыкларын, бөек якташларының иҗатын белүләрен, Рәшитебезне хөрмәт итүләрен күрсәтергә тиеш иделәр.

 

 Фестивальгә татарлар күмәк яшәгән районнардан һәм авыллардан җырчылар килде. Билгеле, Татарстан да бөек җырчы туган авылдагы бәйрәмне игътибарсыз калдырмады: Татарстанның мәдәният министры урынбасары Кадрия ханым Идрисова, “Идел” журналы баш редакторы Рифат Фаттахов, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гран-при бүләге иясе Филүс Каһиров үз төркеме белән, “Нур” яшьләр ансамбле килгәннәр иде.

 

 Бәйрәмне ачу вакытында Кадрия ханым Рәшит Ваһаповның туган авылында бөек җырчыны шулай олылап хөрмәт итә белүләренә, җыр фестивален сабан туе формасында оештырып аның дәрәҗәсен тагын да күтәрүләренә, җыр бәйгесенә чын халык бәйрәме төсмерләрен бирүгә аеруча сөенде.

 

 Район җирле үзидарәсе башлыгы Халит Сөләйманов үзенең чыгышында Рәшит Ваһаповның татар халкы милли-мәдәни хәзинәсенә керткән зур өлешенә, аның иҗатының бүгенге көндә яшәүчеләр өчен олы әһәмиятенә басым ясады һәм якташыбызның хәтерен югары дәрәҗәдә саклаган өчен Татарстан хакимиятенә, республиканың иҗат кешеләренә рәхмәтен белдерде.

 

 Район администрациясе башлыгы Рәшит Садретдинов фикеренчә, бөек якташыбыз тууга инде 102 ел булса да, аның иҗаты һәрвакыт яшь, халык күңелендә иң кадерле моң булып яши.

 

 Түбән Новгород өлкәсе эчке эшләр министрлыгының өлкән белгече Ирина Хабир кызы Стрелкова Рәшит Ваһаповның 100 еллыгы чараларында актив катнашкан иде. Бүген дә ул өлкә хөкүмәте исеменнән җырчының авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләп, Нижгар җирендә Рәшит Ваһапов кебек бөек шәхесләрнең булуы, аларның кабатланмас иҗаты белән чиксез горурлануын белдерде.

 

 Рәшит Ваһапов фестивальләрен аның туган авылында шулай киң итеп үткәрү – бик матур, зур әһәмияткә ия булган традиция, дип бәяләде бөек җырчының авылдашы Рифат Фаттахов. Аның әйтүенчә, бүген Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале бөтен татар дөньясын яулады, Татарстан, Нижгар якларында гына түгел, Мәскәү, Оренбург, Самара, Ульян шәһәрләре, Балтик диңгез буе дәүләтләре, башка Европа илләре сәхнәләренә чыкты. Бөек якташыбызның иҗатын саклап киң пропагандалау өчен ул якташлары исеменнән иң элек Татарстан җитәкчеләренә, республиканың мәдәният министрлыгына, Түбән Новгород өлкәсе һәм Кызыл Октябрь районы җитәкчеләренә олы рәхмәтен белдерде. Бүгенге фестивальне зур бәйрәм итеп оештыру өчен дә район җитәкчеләре Халит Сөләйманов, Рәшит Садретдинов, Актук авылы хуҗалыгы рәисе Ваиз Билялов, район мәдәният комитеты хезмәткәрләре зур көч куйдылар.

 

 Рәшит Ваһапов иҗаты, аның кабатланмас моңы, җыр хәзинәсе безне берләштерә, дип бәяләде Спас районы башлыгы ярдәмчесе Рамил Салихҗанов. Фестивальне, кабатланмас моңлы җыры белән Филүс Каһиров ачып җибәрде. Аның һәм Азат Нургалиевның башкаруында бу көнне Рәшит Ваһапов репертуарыннан байтак иске җырлар яңгырады.

 

 Ләкин конкурста катнашучылар бу көнне күбрәк яңа җырлар башкардылар. Гадәттәгечә, Ринат Яруллин һәм Гөлнара Яруллина фестивальгә ямь өстәделәр.

 

 Балалар арасында Лауреат исеменә кабат Марат Яруллин лаек булды һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 2 нче дәрәҗә диплом Харрасов Илдуска (Зур Рбишча), 3 нче дәрәҗә диплом Исмаилова Самирәгә (Актук) бирелде.

 

 Фестиваль-конкурс дипломантлары: 1 нче дәрәҗә Марат Хусаинов (Зур Рбишча); 2 нче дәрәҗә Нияз Сә-битов (Актук-Мәскәү); 3 нче дәрәҗә Рафаэль Хусаинов (Суыксу) һәм Хасянова Алсу (Чүмбәли).

 

 Олылар арасында беренче бүләккә Хусаинов Наил (Актук) лаек булды, икен-чедә Юсипова Рәхилә (Бозлау), өченчедә Яруллина Гөлнара (Актук) һәм Маг-җанов Азат (Татар Моклокасы), алар да лауреат исеменә лаек булдылар.

 

 Фестиваль-конкурс дипломантлары – Хайретдинов Рушан (Суыксу), Нафеева Адилә (Бозлау) һәм Магжанова Сания (Татар Моклокасы). Лауреатлар һәм дипломантлар телевизорлар, DVD-плеерлар, кечкенә дулкынлы мичләр белән бүләкләнделәр.

 

 Җыр бәйрәме сабан туе программасы белән үрелеп барды. Мәйданда сәүдә нокталары, балаларга күңел ачу, уен мәйданнары күп иде.

 

Фестиваль-конкурс тәмамлану белән халык көрәш мәйданын урап алды. Көрәш, гадәттәгечә, мавыктыргыч иде. Иң актив көрәшчеләр, гадәттәгечә, Зур Рбишча, Сафаҗай, Суыксу, Тукай авылыннан булды. Рәшит Ваһапов исемендәге җырлы-моңлы сабан туе батыры исемен Ринат Сәбитов яулады. Приз алаша иде.

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

Автор фотолары.

 


Р. АБДУЛЛИН
Туган як
№ 31 | 30.07.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»