|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2020 Фаҗига
Әти-әнисе ачлыктан интектергән дүрт айлык игезәкләрнең берсе үлгәнМай азагыннан алып, 4 июньгә кадәр яшь әти-әни дүрт айлык балаларын ашатмаган. Үзләре исә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм балаларны карауны берәүгә дә кушмаган. Нәтиҗәдә, сабыйларның берсе хастаханәдә үлгән. Бу хәлләр Камчаткада булган. 1997 елгы әни һәм 1985 елгы әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, алар балаларын дүрт көн дәвамында ашатмаган, карамаган, асларын да алыштырмаган. Балалар авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. Тик малайның гомере реанимациядә өзелгән. Кыз бала хәзер рәтләнеп килә, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|