поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.07.2010 Милләт

ТАТАРЛАР ТАШ ГАСЫРДА АМЕРИКАНЫ НИЧЕК АЧКАННАР?!.

Диңгездә хезмәт иткән вакытта, Владивостоктан Балтийскийга килеп һәм анда заводтан өр-яңа кораблар кабул итеп, Төньяк Боз океаны аша күктә нәҗагайлар уйнап торган берничә айга сузылган төннәр буе, аларны Тын океанга куарга туры килгән иде...

Корабның машина бүлегендә һәркайсы паровоз зурлыгындагы ике турбина торып, шуларның берсендә рулевой буларак вахтада 4 сәгать саен алышына идек, ә инде бозлар арасында бозваткыч артыннан барганда, калын-калын бозларга бәрелү куркынычы булганга күрә, тәүлекләр буе ике сәгать вахта, ике сәгать ял чиратлашып кына торалар. Ләкин шул ике сәгать ял иткән арада өскә палубага чыгып, боз өемнәре артында өере белән яткан су үгезләрен (моржларны) карап, күзәтеп керә идем. Корабның китапханәсе шактый бай булганга күрә, әле Амундсен, Пири яки Кукка кадәр Төньяк котыпка барып җитәргә омтылган сәяхәтчеләр турында кызыксынып укырга туры килде. Аларның шактые, максатларына ирешә алмыйча, зәңгелә авыруыннан һәлак булып, бозлар арасында ятып калган...

 

 Шул вакытта әбекәйнең (безнең якта «әби» дип күрше карчыгына әйтәләр) иртә яз белән иң беренче булып үсеп чыккан яшелчәне безгә – кечкенә балаларга биргәндә: «Иске авызга яңа аш – диңгез кич, зәңгелә кач!» – дип әфсен укуы искә төшә иде.

 

 Моның серенә бары Казан университетында укыганда гына төшендем булса кирәк. Чөнки болгар бабаларыбызның хәтта Пирем (Пермь) шәһәре тирәләрендә генә дә дистәләгән шәһәрләре булуын, аларның этләр җигеп, пычак-кылыч сабы кебек яки тарак ише кирәк-ярак әйберләр ясар өчен кыйммәтле чимал булып саналган морж тешен эзләп, бернинди зәңгеләгә дә бирешмичә, Боз диңгезенә кадәр сәяхәт итүләрен, анда аларның эскимослар белән алыш-биреш итү өчен алынган бизәнү һәм башка төрле көнкүреш әйберләреннән торган хәзинәләренең хәтта Котыпка шактый якын урнашкан һәм без кораблар белән аның югары ягыннан әйләнеп узган Яңа җир утравында әле хәзер дә табылгалап торуын мин белми идем әле...  

 

Беринг бугазының сере шунда ки, борынгы заманнарда анда бернинди дә бугаз булмаган, ягъни ике материк бер-берсе белән тоташкан һәм бик борынгы бабаларыбыз «татарлар», каядыр таш гасыр азакларында, коры җирдән чагыштырмача җиңел генә үтеп, Американы «ачканнар...»

 

Андый кабиләләрнең «татар» дип аталуының да сере бар, чөнки бу сүз берничә мең ел элек язылган кытай елъязмаларында ук чагылыш тапкан. Дөрес, ул язмалар безнең чорларга кадәр бик үзенчәлекле рәвештә генә килеп җиткәннәр. Кытай елъязмачылары, безнең совет чоры шагыйрләре кебек, үз императорларын мактарга бик хирыс булган. Ә бу исә ялагайлануга һәм гадел булмаган, ялган тарих язуга китергән. Шуңа күрә акыл ияләре аның бер җаен да тапканнар. Әйтик, елъязмачыларга ай саен дәүләттә нинди хәлләр булганлыгын язып барырга рөхсәт ителгән. Елына мондый дәфтәрләр саны 12гә җиткән, ә менә император идарә иткән еллар тарихын дөрес һәм гадел итеп язу исә бары тик ул үлгәч кенә дә түгел, ә аның бөтен нәселе (династиясе) идарә итүдән туктаганнан соң гына язарга яраган. Аның өстенә борынгы дәвер тарихы турында язасың килә икән – яз, ләкин шул чордан сакланып калган дәфтәрләрдән алып берәр өзек өстисең килсә, ул нинди иероглифлар белән һәм ничек бирелгән – шулай итеп кенә күчереп алырга яраган. Шуңа күрә кайбер соңрак язылган тарихи әсәр битләрендә дә бик борынгы чорларга караган мәгълүматлар, зур булмасалар да, турыдан-турыга килеп җиткәннәр...

 

Тарихтан билгеле булганча, «татарлар», ягъни ниндидер төрки кабиләләр, чынлап та, Американы ачканнар. Монда ялгышлык юк. Тел белгечләре Американың шактый алга киткән майа культурасында күпсанлы төрки сүзләр булуын дәлилләп язалар. Бу турыда мәгълүм галимебез Әбрар Кәримуллин да ышандырырлык итеп хезмәтләр язган иде.

 

Ходай хикмәтенә каршы, кичен телевизор ачсам, «ТВ-3» каналында «Аттила предводитель гуннов» дигән кинофильм булмасынмы?! Аны күргән укучыларга, әлбәттә, бик борынгы чорларга караган тарихыбызны мисаллар белән аңлату беркадәр җиңелрәк булыр дип уйлыйм.

 

Дөрес, кинофильмның исеме беркадәр гаҗәебрәк яңгырый, ул «Степька Разин – предводитель крестьян» дигән кебегрәк тәэсир калдыра. Чөнки Аттиланың Рим «император»ыннан ким булмаган «киңг», ягъни «кояш тарафыннан яратылган» дигән, тәңкәләргә караганда антик чорлардан ук килгән, һун патшаларына хас шанлы титулы булган. Урта гасыр тарихчысы В. Рубрук сүзләренә караганда: «Һуннар Бөек Болгардан чыкканнар...»

 

Икенчедән, Аттила фильмда күрсәтелгәнчә, бер сукбай кебек кабер чокырыннан тапмаган үзенең Европада моңарчы күрелмәгән озын булат кылычын. Аның җайдакларының да шундый озын кылыч һәм аның белән басып чабар өчен көйләнгән өзәңге, көбә күлмәк белән кораллануларына караганда, алар хәрби яктан, һичшиксез, европалыларга караганда бер башка югарырак торганнар (моның коры сүз генә түгеллеген КДУның археология музеена кереп күрергә һәм ышанырга мөмкин). Шулай ук археологиядән мәгълүм булганча, һуннар әле яңа эрага кадәр II йөздә үк, ягъни европалыларга караганда ике мең ел чамасы элек, тимер эретә белгәннәр, ягъни чуеннан һәм корычтан кылыч, сука тимере (!) һ.б. төрле кирәк-ярак ясаганнар. Римлеләр исә, әнә шул кинофильмда Аттила «тапкан» кыска кылыч белән сугышканнар, аның белән кизәнеп чабар өчен өзәңге дә кирәк булмаган.

 

Өченчедән, нишләптер Аттила колбиләүчелек Рим империясен җимергәннән соң төзелгән күпсанлы Европа дәүләтләре белән идарә итүче патшалар үзләрен Римдәге кебек «император» дип түгел, ә горур рәвештә «киңг» («кояш тарафыннан яратылган») дип атаганнар һәм ул бүгенге көнгә кадәр сакланган! Чөнки Аттила явы колбиләүчеләргә буйсынмыйча баш күтәрүчеләрне олы юл буйлап йөзәр чакрымга сузып утыртылган баганаларга кулларыннан кадаклап куеп җәзалый торган ерткыч Рим империясенә каршы барган азатлык көрәше төсмерен алган!

 

Һуннар тарафыннан II-V йөзләрдә төзелгән һәм яшәгән империяне үз чоры тарихчылары «Скифия һәм Германия» дип атыйлар. Шуңа күрә Аттила башта Кара диңгез буенда урнашкан башкаласыннан (аны соңрак варяглар Көнүгард дип йөрткәннәр) турыдан-турыга Римгә яу чапмаган, ә Рейн елгасы буена үзенең Европадагы союзниклары янына ашыккан. Андагы көнчыгыш һәм көнбатыш гот һәм башка күптөрле халыклар үзләренең корольләре белән Аттилага килеп кушылган. Бу турыда шул чор кешесе Иордан болай дип яза: «Аттила берүзе, шул корольләрнең короле буларак, алар арасында калкып тора... Бер күз ташлау белән, аларның һәркайсы, коты очып һәм тетрәнеп, берсүзсез шунда ук аның каршында пәйда була, ул ни боерса – шуны үти».

 

Аттила әлеге кинофильмдагы кебек тауларда сугышып йөрмәгән, ә Париждан ерак түгел урнашкан Каталаун кырында «халыклар сугышы» дип аталган сугышта үзе җиңеп туздырган Рим полководецы Аэций легионерлары артыннан эзәрлекләп барып, элекке Рим башкаласы Миланны һәм башка шәһәрләрне кулга төшергән. Аннары аның күп халыклардан торган гаскәре империя башкаласын урап алганнан соң, Рим папасы үзенең яраннары белән шәһәр капкасыннан чыгып, Атилла каршында тезләнеп ялварганга күрә генә, ягъни чын полководецларга хас киң күңелле һәм даһи кеше булганга, шәһәрне җимертмәгән һәм талатмаган...

 

Менә без, ниһаять, һун патшаларының бөтен Европада мәгълүм булган «киңг» – «кояш тарафыннан яратылган» титулына да килеп җиттек. Сүз титул турында гына бармый, әлбәттә, ә кайбер тарихчыларның фикере буенча, һуннарның Европага яңа корал гына түгел, ә колбиләүчелектән шактый югарырак дәрәҗәдә торган, соңрак готларда (герман кабиләләрендә) яки англосаксларда (инглизләрдә) киң колач алган феодал бәйләнешләр системасының нигез ташын тәшкил иткән корольлекләр формасын алып килүләре турында бара...

 

Чынлап та, һун атамасымы, әллә герман кабиләләренеке булдымы икән безнең дәвергә «көн» рәвешендә килеп җиткән «киң» (кояш) сүзе?!.

 

Аның кыпчак сүзе булуын (Һунчак атамасы акрынлап кыпчакка әверелгән) Хәрәземдә һун патшалары исеменнән сугылган меңләгән тәңкәләр раслый. Аннары аның нәкъ әнә шул Беринг бугазыннан үтеп, Американы ачкан төркиләр телендә дә булуы моны катгый рәвештә раслый кебек. Майа телендә «яшь киң», аларның календаре буенча, көн белән төн тигезләшкән язгы көн – яңа ел башы булып саналган һәм ул «яшь киң», ягъни «яшь, яңа кояш» дип аталган. Ә Аттила токымыннан булган Болгар патшасының алтын йөзегендә һун хәрефләре белән «Кубрат киңг» дигән язу да бар. Казанда Эрмитаж хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Кубрат хәзинәләре» дигән күргәзмәдә аны күрүчеләр дә булгандыр...

 

Календарь дигәннән, мондый көн белән төн озынлыгы тигезләнгән «олуг көн» дип аталган язгы көннән башланган календарь төрки халыкларында да сакланган. Без үскәндә мондый ел исемнәре төрле кош-корт яки җәнлек исемнәре белән аталган елнамәне Башкортстанның татар бабайлары да белә иде әле. Ул борынгыдан ук килгән. Мәсәлән, солтан Туктамыш ханның Литва кенәзенә язылган хаты мондый юллар белән тәмамлана: «705 ел һиҗри белән, Тавык елында язылды.»

 

Быел, ягъни 2010 ел, мисал өчен, Барс елы дип атала. «Акбарс»чыларны Барс елында чемпион булулары белән котлап, горурланып йөрисе иде югыйсә, ә без берничә мең ел элек, таш гасырдан бирле, үз календаре булган халык, кемнәргәдер ияреп, оялмыйча аны Юлбарыс елы дип йөрибез...


Әзһәр МӨХӘММӘДИЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»