поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.06.2020 Медицина

«Зинһар, өйдә генә калдырыгыз»: кешеләр хастаханәгә барудан баш тарта башлаган

Күп кеше яңа коронавирус авыруыннан уттан курык­кан кебек курка. Шуны эләктермәс өчен, дәвалау оешмасына барудан баш тартучылар да бар икән. Инфаркт, инсульт кичерүчеләр арасында да, зинһар, өйдә генә калдырыгыз, беркая барасым килми, дип гариза язучылар да юк түгел.

– Республикада коронавируска бәйле авыруларны дәвалау өчен махсус госпитальләр оешты.  Андыйлар аерым дәвалана. Башка сырхаулар өчен дә бүлекләрдә урыннар җитәрлек. Инфаркт, инсульт кичергән кеше өендә дару эчеп кенә терелә алмый, – ди Казандагы  7 нче шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким. – Күкрәк читлеге тирәсендә көчле авырту башлана һәм ул көчәйгәннән-көчәя икән, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.
 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ангионеврологы Динә Хәсәнова фикеренчә, таҗвирустан сакланам дип, башка чирләргә күз йому дөрес түгел. Рес­публикада ел саен 18 мең кеше инсульт кичерә. Аларның 15 – 20 проценты инвалидка әйләнә, бары тик 8 проценты гына тулысынча савыга.  Инсультны җиңәр өчен хастаның 3-4 сәгать эчендә табиблар кулына эләгүе мөһим. Мондый сырхауларны, гадәттә, шунда ук кан тамырлары авырулары үзәкләренә илтәләр. «Ашыгыч ярдәм» табибы үзәк белгечләренә сырхау хакында алдан ук әйтеп куя.
 
– Инсульт билгеләре булганда кисәк кенә аяк-кул ойый, тел көрмәкләнеп, сөйләшү кыенлаша, яңак кыйшая, баш кайнар су сипкәндәй кызышып авырта башлый. Бу очракта  кичекмәстән  табиб яки «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк, – ди Динә Хәсәнова.
 
Тик соңгы дүрт айда табибка күренүчеләр кимегән. Алдагы еллар белән чагыштырганда мөрәҗәгать итүчеләр 300 кешегә азрак булган. Вакытында күренмәү нәрсәгә китереп җиткерәчәк соң? Беренчедән, кеше тиешенчә тикшерелми кала. Аңа нейрохирургия һәм югары технология ярдәме күрсәтелми, ул тернәкләндерү дә узмый. «Беренче инсультны дәваламагач, икенчесе килеп чыгачак. Анысы исә тагын да катлаулырак узачак һәм кешене исән калдыру да авырлаша», – ди баш ангионевролог.
 
Инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә дарулар бушлай бирелә. Дәвалау оешмасында тиешле дәваны алмаган сырхау препаратлардан да колак кага. Ул алар хакында белмәскә дә мөмкин.
 
– Дәвалау оешмасында яткан кеше махсус реестрга кертелә. Аның ха­кын­да мәгълүмат яшәү урыны буенча сырхауханәгә җибәрелә. Сырхауханә табибы рецепт яза, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумпрактика буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фейсханова. – Аның өчен сырхауханәгә барып йөрү дә мәҗбүри түгел, авыру табибны өйгә чакырта ала.
 
Кешедә коронавирус булырга һәм бер үк вакытта инфаркт башланып китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә госпитальләрдә невролог, кардиолог штаты  да каралган. Кайчакта инфаркт, инсульт билгеләре коронавирусныкына охшаш була икән. Авыруны үзәккә китергәч, башта яхшылап тикшерәләр, анализлар алалар, аннан соң гына дәвалау бүлегенә озаталар. Инсульт, инфаркт кичергән кеше дәвалау оешмасына баруга каршы тора икән, аны мәҗбүриләп беркем дә алып китмәячәк. Ул чагында кем карый? «Үзен үзе карый яки аны якыннары кайгыртачак», – ди белгечләр.
 
Алар ашыгыч ярдәм күрсәтелергә тиешле кешеләр дәвалау оешмасына вакытында килеп җитми дип чаң сукса, бер төркем авырулар исә планлы рәвештә хастаханәгә кереп ята алмаудан зарлана. Пандемия чорында дәвалау оешмасы андый сырхауларны кабул итми бит. Хастаханәләр кайчан элеккеге режимда халыкны кабул итә башлар? Сәламәтлек сак­лау министрлыгы белгечләре ул сорауга җавап бирә алмады. Бары тик медицина оешмаларының берьюлы түгел, ә этаплап ачылачагын гына әйтәләр.
 

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»