поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.06.2020 Дин

Татарстанда мәчетләр ачыла. Намазларны ничек укырга - ФОТОлардан карагыз

Иртәгә 5 июньнән республикабызда мәчетләр эшли башлаячак. Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы бу уңайдан карар чыгарды. Әлеге документта мәчеттә гыйбадәт кылу, намаз уку, гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча мәгълүмат бар.

Карар белән Татарстан Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.

Шулай ук бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә һәм имамнарга мөрәҗәгать белән чыкты:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Газиз дин кардәшләрем! Кадерле хәзрәтләр!

Әлхәмдүллиләһ, бүгенге яңа көнне куанычлы хәбәр белән башлап җибәрдек — иртәгәдән Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына ачык ишекләр белән каршы алырга әзер булачак. Сагынып көтеп алынган хәбәр бу! 

Татарстан мөселманнары, ниһаять, дин кардәшләре белән бергә, хөрмәтле имамнарыбызга ияреп, карашларын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен бертавыштан мәдхияләрен ирештерә алачак.  

Коръәндә әйтелә: 

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلَاةِ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ

Мәгънәсе: «И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән» («әл-Бәкара» сүрәсе, 153 аять). Һичшиксез, Раббыбызга безнең сабырлыкларны кабул итеп, шушы бәһасез мөмкинлекне кайтарганы өчен шөкер кылу мәслихәттер. Шул ук вакытта мәчетләрнең ачылуы - ул Татарстан җитәкчелегенең акыллы карарлары, хәзрәтләребезнең пандемия чорында намус һәм җаваплылык белән кылган хезмәте, мөселманнарның килеп туган вәзгыятькә һәм Диния Нәзарәтенең мәчетләрдәге чикләүләрен аңлап кабул итүе нәтиҗәсе дә. Әмма пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә мәчетләр ачылса да, аларда җәмәгать намазларын уку әлегә берничә шарт белән башкарылырга тиеш. Аллаһ йортлары чир тарату урыннарына әйләнмәсен өчен, ул шартларны үтәү һәрберебез өчен мәҗбүри. Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклекне исегездән чыгармагыз! Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100-дән артык кеше җыелу тыелган, ләкин дистанцияне саклаган килеш намазны мәчет яны территориясендә укырга мөмкинлек бар. Моннан тыш, без иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән өлкән булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга тәкъдим итәбез.

Мөхтәрәм хәзрәтләр! Шушы чараларны үтәүгә, якынлашып килүче җомга намазын күркәм итеп оештыруга бөтен көчегезне куюыгызны сорыйм. Сез исә, газиз дин кардәшләрем, әлеге кагыйдәләрне бозмассыз һәм имамнар алдында җомга намазларын уздыру өчен куелган таләпләргә дә аңлап карарсыз дигән өметтә калам. Аллаһка тапшырдык, мөхтәрәм җәмәгать! 
 
Намаз уку тәртипләре - фотоларда:
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»