|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2020 Язмыш
"Нишлим? Маңгаемны ташка бәримме?"— Мин гайрәтле тракторчы идем, наным. И-и, кыр-басуларны дер селкеткән заманалар бар иде инде. Без урамнан үткәндә, кешеләр өйләренә кереп кача иде. Сабира ярсу ул, таптатырга да күп сорамас, диләр икән. Бүген безнең чор хатын-кызларын күпләр сүгәләр. Имеш, без, иркенгә чыгабыз дия-дия, тәмам тугарылганбыз, имеш, ир-атның кулыннан техникасын да тартып алганбыз. Алган сиңа, көт! Ирләрне сугыш кырды, исән кайтканы йә аксак, йә сукыр иде. Мәҗбүри утырттылар кыз-кыркынны тракторга, елата-елата. Без дә көндез өйдә бала тәрбияләр, тәм-том пешерер, ә төнлә ирләребез кочагында иркәләнер идек, ай яктысында җир сөрмәс идек. Трактор бозды анысы, бик бозды. — Сабира апа көрсенде. — Миңа уналты яшь иде, утыз ел рульдә. Ват хәзер сана, кырык алты, әйеме? Хатын-кызның алма кебек пешкән чагы, иеме? Ә без ул яшьтә каты шалканга әверелгән идек. Түтәлдә озак ятса, шалкан шыкаеп ката, аны балта белән генә турарга була. Ник шалкан белән чагыштырам, дисеңме? Соң, ирләр эше эшләп, без хатын-кыз нәфислеген җуйган, без тупасланган идек. Куркыныч нәтиҗәләрен дә яшермим, наным. Ват, примир, миңа ир-ат сыйфатлары йокты. Урамда хатыннар белән гайбәт сатмыйм, чәт-чәт талашмыйм, аз сөйләшәм, чүпрәк-чапракка кызыкмыйм. Күттә гел сырган чалбар. (Элек чалбарны мамык тыгып, юрган кебек сыралар иде.) Тавышым да калынайды. Бер генә кычкырам, куркудан арандагы атлар ике метр өскә сикерә, ярдәмчем Сәлахетдин җиргә сеңә. Хе-хе, бусын көлеп әйтәм, кешегә зыяным тимәде, мине дә кыерсытмадылар, иң хәтәр мизгелләрдә Ходай саклады. Бервакыт, персидәтелдән көчкә-көчкә ун көн ял сорап, әнинең туганнан-туган апасы янына киттем. Ул Пермь ягындагы бер поселокта яши иде. Персидәтелнең җибәрәсе килми, әйтерсең бөтен район кырын Сабира сөрә дә, Сабира чәчә. Мин йөзгә-биткә матур хатын идем, хәзер дә, Аллага шөкер, туксанны тутырган карчык димәссең, иеме, наным? Ирем юаш кына нәстәкәй иде, бар, Сабира, дия, түлке юлда азма-тузма, дия. И ачуым чыкты шуңа, кофта-күлмәкләремне, пәлтәмне салып аттым да тач ирләрчә киендем. Ничек кенә ярап куйды әле ул миңа! Кайчак ирләрнең көнләшүе дә файдага икән. Стансага төнлә төштем. Дөм караңгы. Миңа тагын унлап чакрым тәпилисе. Юлын чамаласаң, әкрен генә тәпиләрсең дә анысы, минем беренче бару шул. Шулай аптырап торганда, яныма әрҗәле машина туктады. «Кая барасың, абзый?» — ди шофер. Тамак төбе белән генә: «Фәлән поселокка», — дим. «Без шуның аша узабыз, утыр, — ди. — Әнә өстә урын киң. Түлке, — ди, — син миңа юл хакын түлисең», — ди. Җәлт кенә әрҗәгә үрмәләдем. Менсәм, салам җәйгәннәр, өч ир тезелешеп йоклый. Хатын-кыз икәнемне белмәсеннәр дип бүрекне батырып кидем, фуфайканың якасын күтәрдем. Икесе йоклый, берсе уяу икән, бу мине сөйләндерә башлады. Каян киләсең, фәлән-фәсмәт. Өшедек-туңдык, аракың юкмы, фәлән-фәсмәт. «Юк» та «юк» дип баш чайкыйм инде. Хәерсез, кыр дисәң — кыр, дала дисәң дала түгел, тирә-як дөм караңгы, машина ватылды бит. Болар җиргә сикереште. Мин дә сикердем. Дүртәүләшеп машина этәбез, кузгалмый. Кышның беренче төннәре, салкын, ә юлдашларымның өстендә юка-юка кием. Шофер машинасында казына, мине сөйләндергән ир саламнан учак яга. Ике тапкыр гына гөлт итеп кабынган утта болар җылынган итенәләр. Шунда озынрагы: — Мужик, сине чишендерергә туры килер, ахры, — диде. — Иту суык безнең җелекне катыра. Сал бүрегеңне, сал фуфайкаңны. — Икәү миңа табан ыргылмакчы иде, бая сөйләндергән ир каты гына акырды:
— Туктагыз, башсызлар! Бер фуфайка өч кешене җылытамыни! Мәгез, тартыгыз!
Тәмәкене миңа да бирделәр. Гомердә авызга капкан нәстәм түгел, ни чарадан бичара пуфылдатып тартып җибәрдем. Ярый инде шофер машинасын тиз төзәтте, алда ниләр буласы бер Ходайга гына мәгълүм иде. Поселок янында мин акчамны биреп төшеп калдым. Урамнан кергән хутка өченче йорт, дигән иде апа. Тәрәзә шакыйм, ишек дөбердәтәм — ачмыйлар. Сарайларында төн кундым, сыерга арка терәп. Иртән апа ах-вах итә: «Тәрәзә читеннән генә карадым — ир-ат гәүдәсе! Ачуланма инде, сеңлем», — ди. Анысы чүп әле аның, өч көннән ишетәм, мин теге төндә төрмәдән качкан бәндәләр белән бер машинада кайтканмын икән! Тотканнар җан көекләрен. Менә нинди кеше бу Сабира апагыз. Ул гел ниндидер маҗараларга юлыга. Минем төп сүзем бүтән иде, наным. Монысы кереш өлеш кенә. Бер елны безнең район тракторчыларын Мәскәүгә димләделәр. Дөнья күрегез, янәсе. Мин өч ел җыйган акчамны оек балтырына кыстырдым. Иремне, балаларымны баштанаяк киендерергә иде ниятем. Башкалада безнең кызлар зәңгәр, кызыл, яшел ыштан-гамаш, яулык, ситсы җыя. Мин ашыкмыйм. Өлгерербез, дим.
Менә алтын кибетенә кердек. Бер генә карадым мин ул бриллиант кашлы йөзеккә, шундук кулым оектагы акчага үрелде. «Син дә җүнле йөзек киеп йөр әле», — ди күңел. Җитмәсә, кибетчесе дә: «Ысысырда бердәнбер икзимпләр, ише юк», — дип котырта. Хатыннар читтә генә «хи-хи» көлә миннән. Наданнар. «Җүләр, бу йөзек ярты дәүләт ич, алма», — дип үгетләрләр иде, минем холык таныш, мин уемнан чигенмим, кушаматым да Шаккаттыр Сабира. Бармактагы йөзек гөлдерәп яна, малай! Мәскәү урамнары нурлана. Авылга кайттым. Вак-төяк күчтәнәчләрне өләштем, ә йөзекне әлегә күрсәтмим, иремнең йөрәге ярылып үләр йә. Шкаф тартмасындагы чүпрәк арасына яшердем. Ун-унбиш көннән, өйдәгеләр күрмәгәндә генә, киеп карап ләззәтләнмәкче идем, сыймый! Руль бора-бора тупасланган бүрәнә бармакка кермәс өчен аяк терәп карыша.
Югыйсә кибеттә таман гына иде. Ахырдан моның хикмәтен аңладым инде: Мәскәүдә ял гына итеп йөрдек. Кер юасы, сыер савасы юк, шуңа кулларның шеше кимегән. Нишлим? Маңгаемны ташка бәримме? Кызым үсә бит, туй бүләге итеп аңа кигезермен, дим. Шул уй белән тынычландым. Ләкин мин йөзектән колак кактым бит. Авылларда чегәннәр күбәйгән иде. Татар авылларын бигрәк ярата инде алар, чөнки татарны алдавы җиңел. Безнең өйгә дә бер чегән хатыны керде. Имчәк баласы кулында, кызым Нурия чамасындагы малае артыннан ияргән. «Минем талканым коры, багам дип маташма да, чибәрем, әнә өстәл тулы ризык, утыр, балаларың хакына ашатып-эчертеп чыгарам», — дидем.
Тамаклары туйганчы ашадылар. Чегәнбикә аннан әйтә: «Синең бакчаңда алма күп икән, куактан өч-дүрт алма өзеп бирче», — ди. Ул баласын имезә калды, мин йөгереп кенә күчтәнәчемне алып кердем. Чакырылмаган кунагым аны киң итәгенең кесәсенә тыкты һәм «рәхмәт» дип чыгып тайды. Өч көннән йөзекнең югалганын белдем. Шик юк, теге чегән хатынының эше иде. Сәгате-минутында сизсәм, бәлки, мин эзенә бастырып каракны куып та тотар идем. Акылдан язмадым, әзрәк борчылдым, билгеле. Хәдичә абыстай безгә сөткә килгән иде. Карчык, хәл-әхвәл сорашмыйча гына: «Бәрәкалла, кайгырма, югалмаган ла ул, кешесендә генә торып тора, — диде. — Никах укытылган көндә кызыңның бармагында булыр», — диде. Абыстайны авылда «авышкан, килделе-киттеле сөйләшә» диләр иде. Карчыкка хәсрәтем турында әйтмәдем дә шикелле. Әллә ычкындырдым микән? Һич хәтерләмим. Әлбәттә: «Иясендә генә торып тора», — дигәч, кычкырып көлдем.
Уенчыгын урлаткан сабый баланы юатамыни! Чегән хатынының намусы уянып кире бирмәячәк. Урлашу һәм шуның белән горурлану бу халыкның канына сеңгән. Баш исән кешегә мал ни ул! Акчаны ай саен таптык без, тик мин алтын кибетләрендә тегенди йөзекне яңадан күрмәдем. Мин үлеп гашыйк булган йөзекнең, карт яһүд әйтмешли, «ише юк» иде. Кызым Нурия үсте, Казанга озаттык. Институтны тәмамлаган елны: «Кияүгә чыгам», — дип хат язды. Без туйга әзерләндек. Кыз баланы үз вакытында башлы-күзле итү хәерле. Кияү дигәнебез зур гына заводта баш инженер икән. Фатиры, машинасы бар, тормышы җитеш.
Ләкин ятим икән. Әнисе белән әтисе үлгән. Сеңлесе кияүдә икән. Никахны безнең нигездә укыттык, туй Казанда үтте. Мәҗлес тә күңелле иде, тик мин анда чүт тилермәдем, ишетәсеңме, наным? Өстәл башында кызым белән киявем утыра. Кызның бармагында... теге бриллиант кашлы йөзек! Мин яндым да туңдым. Исәр Хәдичәнең сүзләре искә төште. Ул: «Кешесендә генә торып тора», — дигән иде ләбаса. Тәнәфестә Нурияне читкәрәк тартып, колагына пышылдадым: «Бу йөзекне кем бирде?» «Дамир», — диде ул, киявенә ымлап. Мин һаман төпчендем: «Каян алган?» «Алмаган, мәрхүмә әнисенең йөзеге. Матурмы, әни?» — кызым бармагын күрсәтте. Ә мин «әйе» дияр хәлдәмени! Эчемдә йөз трактор үкерә. Теге чегән хатыны шушы кияү балакайның әнисе, димәк. Чегән булып юри киенгән, димәк. Артыннан иярткән малай бүген Нуриянең хәләл ире, димәк. «Димәк»ләр белән мием кайнады. Әй, үткән-беткән белән йөрәк бозганчы, утыр инде кәефләнеп, ә мин Шаккаттыр Сабира шул, карак хатынның улыннан кызымны ничек аерыйм дип уйлыйм хәтта ки. Хуш, туйлар узды. Кияү сорый: «Әни (әби димәде ул), нигә синең кәефең начар? Авырмыйсындыр бит?» Мин туры сүзле, урталай ярдым. «Кызыма бүләк иткән йөзегең бик кыйммәт, әниең аны нинди акчаларга алды икән? — дидем. — Хезмәт хакы әз иде дисең, ирсез ике бала да үстергәч». Кияү моңсуланып калды.
— Әни бик авыр тормышта яшәгән, әти иртә үлгән, — диде.
Мин чүт кенә: «Шуның өчен әниең авыллардан авылларга йөреп әйберләр чәлдергәнме?» — дип кыстырмадым. Их бу телне, кисеп кенә атасы да...
— Үзбәкстан якларында яшәү җиңелрәк, диләр аңа. Әни, коммуналкадагы фатирны апасына тапшырып, балалары белән Ташкентка китәргә җыена. Перронда поезд көткәндә, аның янына бер чегән хатыны йөгереп килә. Ул:
— Син Ташкентка барасыңмы? — ди дә әнинең аягына егыла. — Кассада билет юк, бир миңа үзеңнекеләрне... Мине урлашкан өчен милиция эзли, тотсалар төрмәгә ябалар. Балаларымны кызган, синдә дә әнә икәү, — ди. — Менә сиңа билет хакы, — ди. Һәм әнинең учына бриллиант йөзекне сала. Чегән хатыны китә, әни утырып кала. Бер кисәк ипигә тилмергәндә дә йөзекне сатмый. «Башыма «сатам» дигән уй килсә, әллә кайдан «Тимә, иясен көт» дигән серле тавыш ишетелгәндәй тоела иде», — ди. Анысын арттыра иде инде әни.
Мин: «Юк, кияү, арттырмаган», — дия алмадым. Чөнки бу әкәмәткә үзем дә телдән язган идем...
--- |
Иң күп укылган
|