|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2020 Җәмгыять
12 бала әтисе Исмәгыйль Шәңгәрәевнең гаиләсе тагын да ишәйгән. Сабыйга матур исем эзлиләр13 ел Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән, хәзерге вакытта Швециянең Стокгольм шәһәрендә гомер итүче Исмәгыйль Шәңгәрәевнең тагын бер оныгы туган. Бу турыда ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә язып чыкты. "Сөенче! Минем оныгым туды! Кызлар өчен матур исемнәр тәкъдим итегез әле, дуслар?", - дигән ул. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев – җәмәгать эшлеклесе, «ДАН» компанияләре төркеменең президенты, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләт җанлы татар эшмәкәре, Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе академигы булган милләттәшебез - 63 яшендә янә әти булган дип хәбәр иткән идек. Узган ел аның һәм тормыш иптәше Мәрьямнең 12нче сабыйлары - малайлары туды. Сүз уңаеннан, Мәрьям ханымның әбисе – Татарстан халкы өчен билгеле, якын булган шәхес - Рәшидә абыстай.
--- |
Иң күп укылган
|