поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2020 Фаҗига

Актанышта 6 яшьлек малай фаҗигасы турында авылдашлары ни ди

30 май төнендә уникенче яртыда 6 яшьлек малай 23 яшьлек күршесе белән өеннән чыгып киткән. Сабыйның гәүдәсен иртәгесе көнне “Актаныш басмалары” дип аталган буа янәшәсендә, үлән арасыннан тапканнар.

– Сабыйның үлеме хак. Бүген иртән без бу йортка бардык. Баланы да күрдек. Чаллыдан килгән тикшерүчеләр эшли иде. Әлегә баланың үлеменең сәбәбен – суга бату диләр. Биредә безнең дә сораулар күп. Бала ни өчен төнлә чыгып киткән? Әти-әнисе кайда булган? Бу сораулар тынгы бирми, – ди Актаныш районының башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.
 
– Баланың әнисе 4 нче балалар бакчасында эшләде. Сабый да шунда йөрде. Хезмәттәшләре аның хакында бернинди начар сүз әйтми. Гомумән, бу гаилә беркайда да исәптә дә тормады.
 
Күршеләреннән дә сораштык. Начар сүз әйтүче юк. Алар баланың коррекция мәктәбендә укып чыккан егет белән гел бергә уйнап йөргәнен әйтә. Әтиләре отпускка чыгып, авылга кайтып киткән булган. Малайның әти-әнисе шок хәлендә. Аларга бик авыр. Юатыр сүзләр табып булмый. Үз хәлләрен үзләре генә беләдер.
Сабыйның әнисе эшләгән 4 нче балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әгъләмова белән дә сөйләштек.
 
– Ул эшкә вакытында килде, вакытында китте. Улын гел үзе белән йөртте. Бер генә тапкыр да аны өйдә үзен генә калдырып эшкә чыкмады. Хезмәткәр буларак, тырыш, бик яхшы күңелле, сүзне тыңлый иде. Ярдәм итәргә генә торды. Сабыйның тәрбиячесе белән сөйләштек. Ул аны бик тыныч, акыллы итеп тасвирлый. Елаганын ишеткәнебез булмады, ди. Әгәр еласа, монда да ишетелер иде, – ди ул.
 
Сабый үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Кичә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та социаль челтәрдә Мәрдиевлар гаиләсенә килгән кайгыны уртаклашып җылы сүзләр язып куйган иде. Даниярны бүген әтисе Айдарның туган авылы Чатта җирләячәкләр. Урының оҗмахта булсын, сабый!
Фото АКТАНЫШ ИНФОРМ сайтыннан алынды

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»