|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2020 Криминал
Тикшерү комитеты Актанышта кечкенә бала үтерелүнең нечкәлекләрен ачты«Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, Актанышта 6 яшьлек баланы күршесе батырып үтергән. Тикшерү версиясе буенча, 30 май көнне малай элек хөкем ителгән күршесе булган 23 яшьлек ир-ат белән велосипедта йөрергә киткән. Күпмедер вакыттан ир-ат су коенырга теләгән, баланы да аның белән буага керергә мәҗбүр иткән. Шуннан соң аны батырган, ә мәетне куакларда яшергән. Соңрак тоткарланган җинаятьче оперативникларга мәетне кая яшергәнен сөйләп бирә. «Кече яшьтәге кешене үтерү» маддәсе буенча эш кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. Тулырак: СК: Уехавший кататься с 6-летним ребенком в Татарстане сосед утопил его
--- |
Иң күп укылган
|