поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.05.2020 Мәдәният

Кариев театры сезонын беренче тапкыр онлайн форматта яба! Үткән сезонга нәтиҗәләр (ФОТО)

1 июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 32нче театр сезонын йомгаклый. Пандемия илебезгә генә түгел, бөтен дөньяга үз төзәтмәләрен кертте. Шул уңайдан, Кариев театрында сезонны ябу беренче тапкыр онлайн форматта узачак. Җәйнең беренче көнендә театрның барлык аккаунтларында барачак бәйрәм программасына кушылыгыз.
Ә хәзер узган сезонның иң якты вакыйгаларын искә алырга тәкъдим итәбез.

2019/2020 СЕЗОН ПРЕМЬЕРАЛАРЫ
 
• “Йомрыбаш”. Автор: Мари-Мюрай. Режиссер: Екатерина Корабельник (Мәскәү).
 • “Сәлам, Актәпи!”. Автор: А. Сальникова. Режиссер: Александра Ловянникова (Мәскәү).
 Әлеге спектакльләр I «TAMGA» режиссерлык лабораториясе нәтиҗәләре буенча репертуарга кертелде.
 • “Питер Пэн”. Автор: Дж.М. Барри, инсц. Р. Нәҗмиев. Режиссер: Ренат Әюпов.
 • “Хикмәт әкиятләре”. Авторлар: Назыйм Хикмәт, Вера Тулякова. Режиссер: Сойжин Жамбалова (Бурятия).
 • “Микулай”. Автор: Мансур Гыйләҗев. Режиссер: Ренат Әюпов.
 
 
 
 
 
 «ҺӨНӘР»
 
Бу сезонда без беренче тапкыр «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивален уздырдык. Ун ел дәвамында  Г. Камал театры әйдәп барган фестиваль Казанда 6-11 декабрьдә үтте. Алты көн эчендә 18 театр һәм иҗат берләшмәсе тарафыннан шәһәрнең 8 мәйданчыгында 22 спектакль күрсәтелде. Өч көнлек уку-укыту программасы кысаларында Россиянең әйдәп баручы тәнкыйтьчеләре - Владислава Куприна, Анна Степанова, Олег Лоевский һәм Нияз Игъламов лекцияләр укыды. Фестивальнең махсус кунагы - легендар театр режиссеры, Россиянең халык артисты Кама Гинкас яшь актерлар һәм режиссерлар өчен мастер-класс, шулай ук театр җәмәгатьчелеге вәкилләре белән иҗади очрашу үткәрде.
 
 
«ASYL»
 
Әлеге сезонда театр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россиянең Театр әһелләре берлеге ярдәме белән I «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсын уздырды. Россиянең төрле почмакларыннан, чит илләрдән, шул исәптән Белоруссия, Финляндия, Германия һәм Румыниядән 174 автор катнашты. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов рәислегендә мәртәбәле жюри 217 пьеса арасыннан 4 җиңүчене билгеләде, 5 катнашучыга махсус бүләк тапшырды. 2020 елның февралендә җиңүчеләрнең пьесаларын уку (“читка”) узды:
 1. “Миңа дус кирәк” (Г. Гыйльманов). Режиссер – Резедә Гарипова.
 2. “Кыргый Джунгулс” (И.Витренко, А. Тюжин). Режиссер – Булат Минкин.
 3.  “Бүре башлы кыз” (А. Житковский). Режиссер – Эльдар Гатауллин.
 4. “З. А. Б. Р. О. Ш. К. А.” (А. Донатова). Режиссерлар – Ангелина Мигранова, Родион Сабиров.
 “Читка”да Кариев театры актерлары, казан укучылары, театр училищесы студентлары, шулай ук “Бүре башлы кыз” пьесасын укуда Казанның блогерлары, журналистлары һәм танылган медиа шәхесләр, шул исәптән ТР Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова һәм «Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова да катнашты. Тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәсе буенча “Бүре башлы кыз” пьесасы җиңүче итеп билгеләнде һәм 2020 елның августында «TAMGA» режиссерлык лабораториясендә катнашу мөмкинлегенә ия булды.
 
 
 «ТАНТАНА»
 
Безнең театр «Тантана»-2020 Республика театраль премиясенең дүрт номинациясенә сайлап алынды:
“Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясе - «Хикмәт әкиятләре» һәм «Йомрыбаш» спектакльләре.
“Актерлар ансамбле” номинациясе - «Тапшырыл...ган хатлар»;
“Иң яхшы эпизодик роль” номинациясе - Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева, «Сәлам, Актәпи!»;
“Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясе - Булат Гатауллин, «Хикмәт әкиятләре» спектакле;
 
2020 елгы иң яхшы балалар спектакле булып «Хикмәт әкиятләре» танылды!
 
 
  
ПРОЕКТЛАР
 
3 ноябрь театрның туган көнендә театр символы – Куян һәм театр җыры “Ачыл, пәрдә” (сүзләре Й. Миңнуллина, көе М. Хәйруллина) тәкъдим ителде. Бу сезонда «Кариев+» проекты да үз эшен дәвам итте. Проект кысаларында театр артистлары Казан мәктәпләрендә булып, спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар һәм театр тарихы турында әңгәмәләр алып бардылар.
 Шулай ук ел дәвамында балалар бәйгеләре һәм бәйрәмнәр узды, «Культурный дневник» активистлары белән эш алып барылды.
 Гыйнвар аенда игълан ителгән “Театрның яңа тавышы” конкурсы әле дә дәвам итә! Аның өчен спектакль башланыр алдыннан әйтелә торган текстны (татар яисә рус телендә) сәнгатьле итеп укып, аудио яки видео форматында инстаграмга урнаштырырга я kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.
 Май аенда Кариев театры быел онлайн форматта узган «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Инстаграм челтәрендәге яңа аккаунтта kariev_theater_victory һәм Вконтакте төркемендә бабаларыбыз язмышы турында барлыгы 30 язма урнаштырдык.
 Театр күп кенә хәйрия фондлары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә, ятим балалар, инвалидлар, ветераннар өчен бушлай спектакльләр күрсәтә. Әйтик, үзенчәлеккә ия булган балалар белән аралашу проблемасына багышланган “Йомрыбаш” спектакле премьерасы алдыннан фойеда "Просто другие" фонды белән берлектә хәйрия күргәзмәсе узды. Спектакльгә килгән тамашачылар үзенчәлеккә ия балаларның кул эшләрен, рәсемнәрен, бәйләнгән уенчыкларны сатып алдылар. Сатудан килгән акча аутизм диагнозлы балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган "Просто другие" җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы фондына күчерелде.
 
 
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
 
«Татарстанның атказанган артисты» исеме актриса Лилия Низамиевага бирелде.
 «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә кадрлар бүлеге җитәкчесе Альвина Мингазова һәм вокал укытучысы Лилия Зәйнуллина лаек булдылар.
 Актриса Альбина Гайзуллина һәм театрның тегү цехы җитәкчесе Әлфия Никитина «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» Татарстан Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
 Кариев театры актерлары Илнар һәм Лилия Низамиевлар ТР Мәдәният министрлыгыннан "Театраль нәсел" медальләренә лаек булдылар.
   
ГАСТРОЛЬЛӘР
 
18-20 сентябрь көннәрендә Кариев театры Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Супер кияү", Тукай районының Новотроицк һәм Иске Абдул мәдәният йортында "Кәҗүл читек" спектакльләрен тәкъдим итте.  Соңгы тапкыр Чаллы шәһәрендә театр 17 ел элек булган.
 
КАРИЕВ-ONLINE
 
Пандемия чорында безнең театр, илдәге барлык мәдәни учреждениеләр кебек ябылса да, эшчәнлек туктатылмады, без тамашачыларга бай онлайн программа тәкъдим иттек. Театрның Youtube-каналында архив спектакльләр күрсәтелә, социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналда “Тылсым” әкиятләр уку, #кариев_лайфхак (актерлардан файдалы киңәшләр), #театрсагындыра (артистлар спектакльләрдән җырлар башкара), “Мүкләнмә” (артистлар катнашында күңел ачу программасы) сәхифәләре даими чыгып килә.
 Моннан тыш, апрель һәм май айларында театр сайтында Live-спектакльләр, ягъни репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим иттек.
 
 Сезон рәсми рәвештә ябылуга карамастан, Кариев театры онлайн эшчәнлеген июнь аенда да актив дәвам итәчәк. Безнең белән булыгыз!
 

---
Кариев театры
№ --- | 29.05.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»