поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.07.2010 Мәгариф

ЯҢА ВУЗДА – ЯҢАЧА

Югары уку йортларында “урак өсте”. Кабул итү комиссияләре эше төгәлләнергә күп калмады. Кичә яңа укырга кергән студентларның беренче исемлеге дә билгеле булды. Күптән түгел яңа статус алган Казан (Идел буе) федераль университеты студентларын югары уку йортында үзгәрешләр дә көтә.

Интернет аша гына

 

Федераль университет составына өч югары уку йорты керсә дә, аларда кабул итү комиссияләре узган елдагыча эшли. Ягъни КФУга керүче һәр югары уку йорты студентларны үзе җыя. Аерма бары шунда: абитуриент Казан федераль университетына кабул ителә. Ә менә укырга кабул итүнең электрон системасы быел тулы көченә эшли башлады. Аны Казан дәүләт университетында узган ел тәҗрибә рәвешендә керткәннәр иде. Әлеге системаның эшләү асылы шунда: абитуриент интернет-сәхифәдә үз бүлмәсен булдыра, бу исә университет белән элемтә тотарга мөмкинлек бирә. Биредә кабул итү турында бөтен мәгълүматны табарга мөмкин. Электрон рәвештә кабул итү системасы абитуриентка үзен университетта дип хис итәргә, димәк, борчылуны киметергә мөмкинлек бирә, ди вуз вәкилләре. Мондый система әлегә КДУдан башка Россиянең бер генә югары уку йортында да юк икән.

 

Кытлык юк

 

Соңгы елларда күп кенә югары уку йортлары абитуриентларга кытлык кичерә. Моңа демографик кризис гаепле. КДУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко сүзләренә караганда, бу вузда абитуриентларга кытлык элек-электән булмаган. Республикада мәктәпне тәмамлаучы һәр өченче кеше Казан дәүләт университетына гариза бирә икән. Быел, мәсәлән, 7 меңнән артык кабул ителгән.

 

Абитуриентлар саны күп булуга университетның статусы күтәрелү дә тәэсир итте, дип саный Сергей Ионенко. “Студентлар авылы”нда урнашкан тулай торакта барлык беренче курс студентларына урнашу мөмкинлеге булу да чит җирләрдә яшәүче абитуриентларны тарта икән. Мисал өчен, 1990 елларда КДУ студентларының 80 проценты Казан яшьләре булса, быел укырга керергә теләүчеләрнең 30 проценты гына – башкаладан. Кабул ителгән гаризаларның 43 проценты – Татарстан районнарыннан, ә 27 проценты – Россия тө­бәкләреннән.

 

Акылга утырганнар

 

Ниһаять, абитуриентлар арасында булачак инженерлар һәм башка техник белгечлекләр үзләштерергә теләүчеләр арткан. Быел физика һәм механика-математика факультетларына гадәттәгедән күбрәк гариза кабул ителгән. Монда укырга керүчеләрне сөенечле хәбәр дә көтә. Әлеге факультетларның бюджет урыннарында укыячак беренче курс студентлары стипендияне башка белгечлек алучылар белән чагыштырганда күбрәк алачак икән. Мондый адым хәзерге вакытта Россиядә техник белгечләр аз булу, аларга тиешле игътибар бирелмәү сәбәпле ясалган.

 

Ә гуманитар факультетларда барысы да искечә: абитуриентлар күп, бюджет урыннары аз. Мисал өчен, икътисад факультетында бер бюджет урынына 50 кеше дәгъва кыла. Вәзгыятьнең аяныч булуы турында Сергей Ионенко да искәртте: “Күп кенә абитуриентлар БДИ сайлаганда зур хата ясады. Күбесе төп фәннәрдән кала бары тик җәмгыять белеменнән генә имтихан тапшырды. Андыйларның барыр юлы бер генә, ул да булса – икътисад факультеты. Тик әлеге факультетка өч меңнән артык кеше документ тапшырса, аларның 65е генә университетка укырга кабул ителәчәк”. Университеттагы барлык бюджет урыннарының бары тик 20 проценты гына гуманитар белгечлекләргә бирелә икән. Димәк, техник факультетларга укырга керүче абитуриентларның бушлай уку мөмкинлеге күбрәк.

 

Уку арзангарак төшә

 

Кайбер факультетларда түләүле нигездә укыячак студентларны шатлыклы хәбәр көтә. КДУ уку өчен түләү хакын төшергән. Бу гамәл уку йортларын берләштергәндә проблемалар чыкмасын, бер үк факультеттагы студентлар төрле бәягә укымасын өчен эшләнгән. Мисал өчен, икътисад факультетында бәяләрне Казан дәүләт финанс-икътисад университетыныкы белән тигезләгәннәр.


Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 158 | 28.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»