|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2008 Спорт
ХОККЕЙДАН ТАТАР “ИСЕ” КИЛӘ
Спортка битараф булмаганнарның шундый бер кызык күренешкә игътибар иткәне бардыр: хоккей буенча һәр командада диярлек, бармак белән санарлык кына булса да, татар исемнәре бар. Татар командасында да, башка төбәк командалары кебек, бер я ике татар фамилиясе генә күренә. Әлегә «Ак Барс»та татарлардан Чиләбенең ике шәкерте чыгыш ясый. Алар – Данис Зарипов белән Григорий Шәфигуллин (Миргарифән улы). Әле Зиновьев җәрәхәт алган вакытта бергә беренче бишлектә дә уйнап алдылар. Казан өчен бераз оят та булып китә миңа, «Ак Барс»та татарлар күбрәк булу аңа милли колорит кына өстәр иде бит. Беренче өчлеккә Данис Зарипов, Равил Госманов һәм Эдуард Кудәрмәтовны куярга була. Шунда ук бу өчлек яхшы нәтиҗә күрсәтер иде, дип уйлыйм. Эдуард – әле Казан спорт мәктәбе шәкерте дә, ул капитанның ассистенты була ала. Ә капитанлыкка килгәндә, Чаллыда туып үскән Равил Госмановка тиңнәр була алмый. Күпне күргән, кичергән, СССРның соңгы майкасы астында чыгыш ясаган, Магнитканың күптәнге оста капитаны. Бүгенге көндә Зарипов – «Ак Барс»ның символы, бу очракта да үзенең бомбардир, снайпер сәләтен югалтмас. Икенче өчлек. «Ак Барс» мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзерге вакытта «ХК МВД» командасында чыгыш ясаучы Руслан Зәйнуллин Казан тамашачысына алкалы бүләкләрен жәлләми торган иде. Ләкин плей-оффта берни белән дә үзен күрсәтә алмады. Аңа өстәп, Руслан Нуртдинов һәм Григорий Шәфигуллинны икенче өчлеккә кертсәң стабилле, контрһөҗүмнәргә бай уен күзәтеп булачак. Техник уенчыларның бозда теләсә нинди, мавыктыргыч мизгел тудырачагы инде сер түгел. Әле өстәп әйтәм, «Ак Барс» белән «Трактор» уйнаганда барлыкка килгән бөкене нәкъ Шәфигуллин кыздырды, аны да искә төшерсәк, Боз сараенда аншлаглар ишәячәк. Өченче өчлек. Руслан Хәсәншин, Ринат Хәсәнов, Александр Галимов (Сәетгәрәй улы). Уртача уен күрсәтә алалар. Кайвакыт көтелмәгән уңышның сәбәбе дә алардан булыр иде. Ләкин, билгеле инде, өченче-дүртенче бишлекләргә уен вакыты күп бирелмәячәк. Шуңа да бу уңышның сирәк булачагы аңлашыла. Стабильле уен күрсәтә алалар, шуннан да зурга өметләнергә кирәкмәс, дип уйлыйм. Дүртенче өчлектә Марат Фәхретдинов, Денис Абдуллин һәм Денис Фәхретдиновны күз алдыгызга китерә аласызмы? Күпләрегез «Кем соң алар?» дияр һәм мин дә шулар рәтендә. Болары яшьләр, киләчәгебез икән. Мәйданда вакыт кысынкы булачагы билгеле. Ләкин узар берничә ел, бәлкем, нәкъ менә алар беренче-икенче бишлекне җитәкләр. Запас уенчылар: Марат Сөләйманов һәм Радик Зәкиев. Хәзер сакчылар турында. Марат Кәлимуллин, Ринат Ибраһимов, Марат Давыдов, Илшат Билалов, Ренат Мамашов (Абдулрәшит улы), Артур Котдусов һәм Руслан Камалетдинов. (Әлеге соңгы ике сакчы Уфада тәрбияләнгән. Бәлкем, алар башкорттыр да, барыбер зур аема күрмим. Мин күрше тугандаш халыкка беркайчан да тискәре карашта булмадым. Татар-башкорт кебек эчке һәм тышкы ягы белән бер-берсенә нык бәйле булган якын милләтне күргәнем юк әле. Шулай да башкортларны исемлеккә керткәнмен икән, зур гафу, алар турында әз мәгълүмат булу сәбәпле, биредә «алар башкортлар» дигән сүзләрне эзләп тә очратмадым – А.Ш.). Әлегә бары җиде капкачы гына табылды. Мин Суперлигада чыгыш ясаган уенчыларны гына тәкъдим иттем. Югары лигадан да хәйран татар хоккейчыларын алып булыр иде, тик иң-иңнәрен генә сайларга булдым. Капкачыларга килгәндә, Лениногорск «Нефтянигы» тәрбияләгән һәм якын киләчәктә «Нефтехимик» формасында бозга чыгачак Ринат Шиһапов белән «Северсталь» капкачысы Илдар Мөхәмәтовны гына куеп эшләр чәчәк атмаячагы көн кебек ачык. Шуңа да легендар, НХЛның иң оста капкачыларның берсе, «Чикаго Блэк Хоукс» уенчысы Николай Хәбибуллинны һөҗүмнәрдән саклаучы итеп куйсаң отышлы булачак. Һәм, иң мөһиме, тренерның да татар булуы! Русиянең иң яхшы тренерларының берсе Зиннәтулла Билалетдинов бу җыелмадан чын бердәм коллектив ясар иде. Әйе, запас уенчылар җитми диярсез, ләкин үзебездә тәрбияләнгән милләттәшләребез дә буа-буарлык бит! Шушындый команданы булдырырга безнең Казан җитәкчеләре көчендә. Финанс ягыннан «Ак Барс»ка тотылган миллионлаган акча да җилгә очмас иде. Команда да икенче милли, уенчыларның бер-берсе, команда өчен җаны-тәнен кызганмаган рухын күзәтер идек. Юк инде, юк... Бу бары хыял гына, бары тик хыял. Ни кызганыч, безнекеләр яхшы татар спортчыларын күрми шул. Аларга башка милләт вәкилләренә ялына-ялына килешү төзү кулайрак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ |
Иң күп укылган
|