поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.05.2020 Авыл

"Яшьләр шәһәрдә, Себердә азапланып йөрегәнче, туган-үскән җирләрен эшкәртеп, мал үрчетеп яшәсәләр, авыллар таркалмас иде"

Кече яшьтән авыл хезмәтенә өйрәнеп, шуңа гадәтләнгән кеше терлек асрамыйча яши алмый, минемчә. Иренмичә, бирелеп эшләсәң, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торыр. Шенталы районының Денис авылында яшәүче Һади һәм Рузалия РИЗВАНОВЛАР нәкъ шундыйлардан - күп итеп терлек асрыйлар. Алар хуҗалыгында ат, сыерлар, сугым бозаулары, утызлап сарык һәм сансыз кош-кортлар бар. Мине уңган хуҗалар эш урыннарында каршы алдылар.

- Сыерлар көтүдә. Ә сугым бозауларын көтүгә җибәрмибез, шуларны ашатып йөрүем әле, - дип сөйләп китте Һади абый. Озак та үтмәде, ишектә кулына чиләк тоткан Рузалия апа күренде. Ул да сүзгә кушылды:
 
- Без инде лаеклы ялда булсак та, мал асрамыйча яши белмибез. Эшләп торган кешене авырулар да читләп уза, ә исәнлек, киресенчә, арта гына, - дип киң елмая хуҗабикә.
 
Мин хуҗаларны рәсемгә төшереп алгач, кирпечтән салынган зур, мәһабәт өйгә кереп, әңгәмәбезне дәвам иттек.
 
Татарстанның Чирмешән районы, Үтәмеш авылында туып-үскән Рузалия Салих кызы Ризвановлар гаиләсенә килен булып төшкәч, башта ире белән бергә җирле колхозда эшли, аннары почтага хат ташучы булып урнаша һәм утыз еллар чамасы халыкка газета-журналлар, хатлар һәм пенсия ташып, лаеклы ялга чыга. 
 
Эшкә өйрәнгән кеше пенсиядә дә тик утырмый инде. Алар мал абзарын тагын да зурайтып, терлек санын арттырып җибәрәләр. 
 
- Хәзерге яшьләр шәһәрдә яисә Себер якларында азапланып йөрегәнче, туган-үскән җирләрен эшкәртеп, мал үрчетеп яшәсәләр, авыллар таркалмас иде. Кайберәүләр мал асрауның файдасы юк, дип зарланырга ярата. Әйе, бер-ике баш мөгезле эре терлек белән генә алга китеп булмый. Күп итеп асрасаң, алар гаиләне генә түгел, үзләрен дә ашаталар, ярыйсы гына сумма кесәгә дә керә, - дип әңгәмәбезне дәвам итә йорт хуҗасы.
 
- Халык берни эшләмичә генә яшәргә тырыша. Чит ил машиналарында җилдертү, диңгез буенда ял итү турында хыяллана. Ә безнең чирәмле елга буйлары, шомырт әрәмәләре, җиләкле аланнарыбыз кай җире белән ким соң?! - дип кушыла Рузалия апа да.
 
Хуҗалар сөйләвенә караганда, арендага алынган өч пай җирләреннән килгән икмәк бик тә урынлы. Урман-кырлардан печән чабып ташырга, бәрәңге бакчасын эшкәртергә ат һәм мотоблок бар. Ә терлекләргә кышкылыкка мал азыгы, комбикорм җитми икән, тапшырылган сөт, саткан ит исәбенә хәзер бөтен нәрсәне дә сатып алып була.
 
Ризвановлар асраган сарыкларны авыл халкы рәхмәт укый-укый корбанга сатып ала. Сарык өсләрен алырга кызлары Гөлфия, Зөлфия, Зилия, оныклары һәм авыл хатын-кызлары булышалар. Ярдәм кирәккәндә, кияүләре дә читтә калмый. 
 
...Шушы тату гаилә, төзек йорт белән хушлашып кайтып барганда, Сабан туе болынына күзем төште. Анда Ризвановларның сарыклары, тулы бер көтү булып, язгы үлән чемчеп йөриләр иде. Нинди матур күренеш! Иркен шул безнең кыр-басулар, яшел болыннар!
 
Аллаһыга шөкер, быел яз бик матур килде. Вакытында яңгырлар явып торгач, күкрәп печән үсә, иренмә генә, чабып ал! Алмагачлар, шомыртлар, сиреньнәр шау чәчәктә утыра. Авылга башларны әйләндерерлек хуш исләр таралган! Терлек асрап яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тик мондый байлыкның кадере булмавы гына йөрәкне әрнетә.
 
Дөрестән дә, Һади абый әйтмешли, балаларыбыз бәхет эзләп, чит җирләрдә адашып, кыйналып йөрүдән кайчан туктарлар икән? Алар йөрәгендә кайчан да булса туган җиргә мәхәббәт уянырмы? Менә шушы борчулы сораулар мине өемә хәтле озата килде. Тик, кызганычка, җавап бирүче генә табылмады.
 
Денис авылы,
Шенталы районы.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.05.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»