|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2020 Хәвеф-хәтәр
Биектау районында янгында хатын-кыз зыян күргән (ФОТО)25 май көнне Биектау районының Пановка Бистәсе Слободская урамы буенча урнашкан ике катлы шәхси йортта янгын чыга. Фаҗига иртәнге сәгатьләрдә була. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җитүгә йортның түбәсе ут белән капланган. Утның күрше корылмаларга күчү куркынычы була.
Янгын нәтиҗәсендә 1966 елгы хуҗабикә зыян күрә, уң кул чугы пешеп, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырыла (янган йорттан хатын 1 кат тәрәзәсе аша чыга).
Янгын сагы хезмәткәрләре килгәнче, хуҗабикәнең 2014 елгы оныгын төтен тулы бинаның 2 катыннан күршесе коткарган.
Янгын мәйданы 144 кв. метр тәшкил итте. Янгынның сәбәбе - электр җиһазын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.
--- |
Иң күп укылган
|