|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2020 Мәдәният
Кариев театры биергә, җырларга һәм актёрлык осталыгына өйрәтә (АТНАЛЫК АФИША)Кариев театрының социаль челтәр аккаунтларында актив эшчәнлек дәвам итә. Онлайн форматта тамашачылар өчен төрледән-төрле мастер-класслар уза, архив спектакльләр күрсәтелә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллина вокал дәресләрендә музыка серләренә өйрәтсә, бию буенча мастер-классларны театрның хореографы Алмаз Низамов алып бара. Ә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин "Сәхнә теле" дәресләрен үткәрә. "Тылсым" рубрикасы һәм архив спектакльләр дә тамашачылар өчен даими алып барыла. Бу атнага афиша белән танышыгыз һәм үзегезгә саклап куегыз.
Театрның архив спектакльләре Youtube-каналда трансляцияләнә:
26 май 16: 00 - "Кышкы әкият" (Ш. Фәрхетдинов)
28 май 16: 00 – "АК БАРС МАҖАРАЛАРЫ" (Х. Ибраһимов)
⠀
27 һәм 30 май көннәрендә «Тылсым» рубрикасы - театр артистлары башкаруында әкиятләр. ⠀
25 һәм 29 майда #кариев_лайфхак: театр артистлары тамашачылар белән карантин вакытында файдалы киңәшләр белән уртаклаша.
26 һәм 28 май: артистлар спектакльләрдән җырлар башкара.
26 май – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллинадан вокал буенча мастер-класс.⠀
27 май - Алмаз Низамовтан хореография буенча мастер-класс.
28 май – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллиннан актерлык осталыгы һәм сәхнә теле буенча мастер-класс.
30 май- Instagramда туры эфир.
--- |
Иң күп укылган
|