поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.05.2020 Дин

Туй үпкәсез узмады: «Болгар радиосы»нда азанны ел буе кем әйтер?

Рамазан ае дәвамында интернетта “Татар азаны” дигән бәйге узды. Конкурста катнашучылар азан әйтүдә ярышты. Кем җиңә - шуның башкаруындагы азан ел буе “Болгар радиосы” эфирында яңгыраячак. Финалга узучыларны оештыручылар үтенече белән “Матбугат.ру”ның инстаграмына да элгән идек. Укучыларыбыз үз тавышларын бирде. 300дән артык комментарий.

Ниһаять, кичә “Татар азаны” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Ул – Марсель Вәгыйзов. Аның башкаруындагы азан ел буе “Болгар радиосы”нда яңгыраячак. Әмма радиода моңарчы яңгыраган азанны калдырарга кирәк дигән фикердә булучылар да шактый. Актаныш районы Татар Ямалысы авылында яшәүче Әхтәм Сатиев башкаруындагы азанны күпләр үз итте, аңа ияләнгәннәр иде инде. 
 
Ничек кенә булмасын, киләсе Рамазан аена кадәр радио Марсель Вәгыйзов тавышы белән намазга чакырачак. Һичшиксез, аның башкаруындагы азан да бик күркәм. Шулай да, туй үпкәсез булмады, ди оештыручылар. “Туй үпкәсез булмаган кебек, бу нәтиҗәләр дә кемгәдер хуш килер, кемгәдер юк. Аллаһ Тәгалә гаделлекне өстен чыгарсын”, - диелә хәбәрдә. “Татар азаны” бәйгесен оештыручыларның нәтиҗәсен үзгәртми бирәбез. Без бу текстта берни аңламадык. Бәлки, сез аңларсыз:
 
Әссәламугаләйкум, газиз дин кардәшләр! Ураза гаете мөбарәк булсын! “Татар азаны” халык бәйгесе азагына якынлашты. Аның нәтиҗәләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез (соңга калуыбыз өчен гафу үтенәбез). Туй үпкәсез булмаган кебек, бу нәтиҗәләр дә кемгәдер хуш килер, кемгәдер юк. Аллаһ Тәгалә гаделлекне өстен чыгарсын.

✴Кыскача әйтергә теләсәк тә, озынрак булырга охшаган. Санау комиссиясенең хисабын сабырлык белән укып чыга алган кешегә, җиңүчеләрне билгеләү тәртибе аңлаешлырак булыр.

Әлеге бәйгенең бәя бирү ысулы итеп өстенлек принцибы сайланды. Ягъни һәрбер жюри әгъзасы катнашучыларга балны өстенлек тәртибе буенча бирде. Монысы техник як.

✴ Финалда жюри составы шактый кыскарды. Бу этапта тавыш бирү процессында, билгеле сәбәпләр аркасында “Рухи Моң” катнашмады һәм шулай ук бәйгенең иганәчесе үз вәкаләтләрен белгечләргә тапшырды. Шунысы әһәмиятле, финалда һәрбер жюри әгъзасының үзенең фавориты булып, уртак бер җиңүчене билгеләүдән эшләр шактый ерак тора иде. Жюри әгъзасының берсе “Финалчыларның осталыклары барысы да бер тирә, кемгәдер өстенлек бирү бик авыр” дип әйтүе, оештыручылар алдында бәя бирүнең өстәмә чыганакларына мөрәҗәгать итү бурычын куйды. Чөнки шәригатьтә дә бер мәсьәлә буенча хөкем чыгарганда, Көръән һәм хәдис кенә түгел, ә чыганак итеп иҗмагъ, кыяс һ.б. кебек өстәмә чыганаклар алына.

✴ Шулай итеп, тиз арада альтернатив жюри комиссиясе төзергә туры килде. Ул Татарстан мөхтәсибләреннән төзелде (“мөхтәсиб” – һәрбер муниципаль берәмлектә (шәһәр, районда) дин эшләре өчен җаваплы кеше). Без аны үзебезчә “Мөхтәсибләр шурасы” дип атадык. Алар белән элемтәгә чыгарга һәм аларны тиз арада тупларга Диния нәзарәте һәм Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров ярдәм итте. Рәхмәт аларга. Финалчылар буенча барлыгы 34 мөхтәсиб үз фикерен белдерде.

✴ Өстәмә буларак тагын бер тавыш бирү чыганагы да бар – анысы “инстаграм”. Тавыш бирү мәйданчыгы буларак @matbugat , @bolgarradiosi һәм @ruhi.mon аккаунтлары сайланды. Аларда финал турында постлар урнаштырылды. Әлбәттә, комментарийларга зур саклык белән карарга туры килде. Чөнки араларында нигезлеләре дә, сан булсын өченгә генә берьюлы илле тапкыр язып төшкәннәре да бар.

Алга таба текст скриншот рәвешендә дәвам итә:
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»