поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.05.2020 Дин

“Мәчет төзелешенә каршы булганнарга да азык-төлек наборлары өләштек” (ФОТО)

Казанның Авиатөзелеш районында төзелүче “Рәхмәтулла” мәчетенең бинасы әле сафка басмаса да, мәхәллә эше гөрли дияргә була. Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга ризык өләшенде. Изге айның соңгы көнендә егетләр, хатын-кызлар, хәтта балалар да мәчет территориясендә чисталык өмәсе – “субботник” үткәрделәр. Ә бүген Ураза гаетендә мохтаҗларга 140 пакет азык тараттылар.

Хәтерләсәгез, бер ел элек Казанның Симонов урамында мәчет төзеләчәк дигән сүз таралгач, күпләр бу башлангычка каршы чыкты. Якын-тирәдә яшәүче кайбер кешеләр кемдер азан яңгыраудан курыкты, кемдер парковка машина белән тулыр дип борчылды. Бүген исә, азык-төлек наборлары шул исәптән әлеге йортларда яшәүче кешеләргә дә өләшенгән.  

Бу турыда “Матбугат.ру” хәбәрчесенә “Рәхмәтулла” мәчете төзелешендә башлап йөрүчеләрнең берсе Ильяс Гыймадов сөйләде:
 
- Күп кешеләр мәчет төзелешенә каршы булган иде. Бүген шул йортлардан шактый кеше килеп азык-төлек наборлары алды. Мөселман булган кешеләр генә түгел, башка диндәге кешеләр дә. Бу эшне без район хакимияте белән берлектә башкардык, иң элек социаль яклау бүлегеннән мохтаҗлар исемлеген алдык. 140 пакет өләштек. Килеп тә алдылар, килә алмаучыларга илтеп тә бирдек. Балалар татлы бүләкләргә шатланды.
 
Бу көннәрдә “Рәхмәтулла” мәчете төзелешенең иң кызган чагы. Манаралар күтәрелә. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр Сбербанкның 4276 6200 1534 1575 номерлы картасына акчалата ярдәм күчерә ала. Бу очракта иганәне “мәчет төзелешенә” дип имзаларга кирәк. Шулай ук төзелүче мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең үзе белән дә элемтәгә керергә мөмкин. Телефоны 89172700840.
 
Бүгенге чарадан фотолар:
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»