поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.05.2020 Әдәбият

Өзелгән моң (ХИКӘЯ)

Галия әби белән Шаһидулла бабай арысландай өч малай һәм тыйнак кына, сылу гына бер кыз үстерделәр. Инде балалары башлы-күзле булып, төрлесе төрле якка таралып бетсәләр дә, кайсын кышка, кайсын көзгә, кайсыларын Сабантуйга каршы алып, аннары тагын кайтуларын көтеп, күңелле генә яши бирделәр.

Шаһидулла бабай яздан башлап кара көзгә кадәр өй артындагы алма бакчасын карый, бердәнбер маллары булган сыерларын асрый. Галия әби исә, бакча җимешләреннән балаларына кагын, кайнатмасын әзерли, чолан белән кар базы арасында мәш килә. Кыш көннәрендә, әле тегесен, әле монысын карап, өй эчендә кайнаштылар. Балалары аларны акчасыннан да, күчтәнәчләреннән дә өзмәде. 

Бигрәк тә зур гына урында эшләүче олы уллары Закирҗан ярдәмләште. Шулай итеп, Шаһидулла бабай картлыгыннан да, балаларының аерым яшәүләреннән дә артык зарланмыйча, булганына шөкер итеп, карчыгы белән чүкердәшеп кенә яшәп ятты. Балалары кайткан чакларда, алты почмаклы матур өйләре гөр килеп тора иде. Җәй көне булса, бакчаларында, ишегалларында җыр, гармун тавышы тынмый, кыш көннәрендә исә ябык тәрәзәләр аша да моң саркып, тын авыл урамнары буйлап ерак-еракларга ишетелә иде.
 
Яшь чакларында Шаһидулла бабай бик шәп гармунчы, Галия әби авылның беренче җырчысы булган, дип сөйлиләр. Күрәсең, шуңадыр, Шаһидулла бабай әле хәзер дә гармунны еш кына тоткалый. Андый минутларда Галия әби дә ничектер балкып, яктырып киткәндәй була.
 
Шулай гомер буе бик матур, бик тату яшәделәр алар. Галия әби, сабыр холыклы булгангамы, сәламәтлегеннән үзе бер дә зарланмый иде. Ә инде карты кәефсезләнебрәк китсә, угалап-сыйпап, ниндидер үләннәр эчертеп, янында бөтерелеп йөрер иде. Шундый чакта, карчыгына карап: «Үземнән калгач, нишләр инде бичаракаем, бигрәк бер җан булып яшәдек шул», – дип, үзәкләре өзелеп куя иде Шаһидулла бабайның.
 
Ләкин язмыш боларын үзенчә хәл итте. Җәйге бер иртәдә, сыерларын көтүгә куып, ишегалдына кайтып керүгә, башындагы ак яулыгы белән йөзен каплап баскычка кырын яткан карчыгын күреп, Шаһидулла бабай эсселе-суыклы булып китте. Тез буыннарының калтыравын җиңә алмыйча, карчыгы янына килеп утырды да дерелдәгән кулы белән әкрен генә аның иңенә кагылды:
 
– Сиңа әйтәм, башың әйләнде мәллә?
Карчыгы җавап бирмәде...
 
Шуннан соң ниләр булганы ачык кына исендә калмаган Шаһидулла бабайның. Врач килүен дә, үзенә укол кадауларын да, балалары кайтып төшүен дә авыр төш кебек кенә хәтерли ул. Ә менә кып-кызыл балчык белән ачылып яткан җир куенына Галиясен иңдерүләре бер генә минутка да онытылып торганы юк. Ничек итеп онытмак кирәк, өйдәге бөтен нәрсә: тәрәзә төбендәге гөлләр дә, мөгрәп йөргән коба сыер да, алмагачлар да, хәтта гомер буе икесенә чәй эчергән җиз самавыр да аны юксыналар кебек бит.
 
Әтиләренең авыр хәлен күреп, уллары аны үзләре белән алып китәргә тырышып карады.
 
– Әнкәгезнең эзе дә суынып бетмәгән бит әле, ничек телегез бара? – дип кенә җавап бирде ул, әрнеп.
 
Әниләренең өчесен уздыруга, уллары, әтиләре янында яшь баласы белән сеңелләрен калдырып, китеп бардылар.
 
Авыр хәсрәт эчендә елдан артык гомер узды. Көз көне, ниһаять, Закирҗан Шаһидулла бабайны үзләренә барырга күндерә алды. Сыерны саттылар, йортның тәрәзәләрен кадакладылар.
 
...Өч атна инде менә Шаһидулла бабай Казан каласындагы зур бер йортның дүрт бүлмәле фатирында яши. Улы һәм килене эштән соң гына кайта. Бердәнбер уллары Альберт көне буе үз эшләре белән мәшгуль, әле дәрес әзерли, әле телевизор карый, алай да булмаса, иптәш малайлары белән бергәләп магнитофон акырта. Озын буйлы, җитү чәчле, сөлектәй оныгына карый да хәйран кала Шаһидулла бабай: ни арада үсеп җитте әле ул? Кайчан гына бот буе бала иде. Авылга кайтты исә, алма бакчасына куыш корып, бу минем штаб, дип, шунда үзенчә туплар куеп, алардан аткан булып уйный торган иде. Бик тә тере, бик тә зиһенле бала иде. Тик киленнәре Даниянең аңа «Алька», «Алечка», дип, ир балага һич тә ябышмый торган исемнәр белән дәшүе, оныкларының үз телебездә сөйләшмәве генә олыларның күңелен рәнҗетә иде. Дәү әниләре, мәрхүмә, бакчада кайнашкан оныгын ашарга керергә чакырып-чакырып та, тегесе һаман кермәгәч, тәмам гаҗиз булып: «Әй Ходаем, үз балаң белән икең ике телдә сөйләшкәч, ул сине ничек якын итсен!» – дип, бөтен йөрәге белән сыкранып ала торган иде.
 
Әйе, якын итеп бетерми шул оныклары. Менә хәзер, көннәр буе ялгызы утырган чагында: «Нихәл, дәү әтием?!» – дип, бер генә эндәшсә дә, яралы күңеленә җиңелрәк булып китәр иде дә бит, юк шул, эндәшми. Алай гына да түгел, оныгы аның барлыгын да сизмәгәндәй итенә, ә килгән дуслары күпвакыт исәнләшергә дә оныталар. Яшьләрнең мондый кыланышлары Шаһидулла бабайны бик тә рәнҗетә, шуңа күрә ул алар күзеннән кая да булса читкәрәк качарга тырыша иде.
 
Беркөнне улы Закирҗан эштән иртәрәк кайтты. Кайтып керүгә үк, тантаналы төстә куанычлы хәбәр әйтте: аны, илле яшь тулу уңаеннан, озак еллар намуслы хезмәт итүе өчен, орден белән бүләкләгәннәр, кичен кунаклар да киләсе икән.
 
Кичке сәгать җиде тулганда, балкып торган зал уртасындагы зур өстәл кунаклар каршыларга әзер иде инде.
 
Мәҗлес күңелле генә барды. Уен-көлке, тантана вакытында сәгатьнең узганы сизелми дә калды. Шаһидулла бабай күп көннәрдән соң беренче тапкыр авыр кайгысыннан айнып киткәндәй булды, кешеләр белән бергә ашады-эчте, балаларының куанычына куанып, күңелле генә елмаеп утырды. Бераз кызып алгач, кунаклар җырлаша, биешә башладылар. Шаһидулла бабай да әкрен генә урыныннан күтәрелде дә, күрше бүлмәгә кереп, гармунын кулына алды...
 
Шулкадәр бирелеп уйнады ул, бөтен күңеле, йөрәге белән сызланып: «Галиябану, сылуым иркәм, шулкадәрле сагындым...» – дип сузган чакларында күзләренә тулган яшьләрен башкалар күрмәсен өчен, гармунына сыена төшеп, башын түбән иде. Ләкин кечкенә бүлмәгә җыелып өлгергән кунаклар үзләре дә аннан ким дулкынланмаганнар иде, күрәсең, барысы да моң иркенә бирелеп, башларын иеп тынып калганнар.
Шулчак, кинәт кенә:
 
– Әй, ниткән меланхолия бу?! Ну-ка, дед, хәзер үк туктат! – дигән тавыш яңгырады.
Әллә кечкенә бу бүлмәдә агылган көй артык нечкә, моңлы булганга, әлеге яшь тавыш шулкадәр дорфа ишетелде ки, тыңлаучылар, тетрәнеп китеп, башларын күтәрде.
 
Алар алдында Закирҗанның Альберт басып тора иде. Ишектән, ваемсыз гына елмаешып, тагын ике-өч егет кереп киләләр...
 
Шаһидулла бабай башын күтәрде, оныгының тәкәббер карашы белән очрашып, сүзләренең мәгънәсе зиһененә барып җиткәч, үзе сузган гармун күреген дә җыя алмаслык бер хәлдә, урыныннан кузгалды. Тик гармун гына, өзелгән моңны кызганып уфтангандай, авыр сыкранып куйды...
 
Стеналарны дер селкетерлек куәт белән үкереп-чинап җибәргән магнитофон тавышыннан кунаклар, исләренә килеп, уянып киткәндәй булды.
 
Бераз гына вакытка онытылып торган авыр кайгыларын янә иңнәренә өеп куйгандай, бөрешебрәк калган Шаһидулла бабай, иелгән башын күтәрмәде. Аңа елышыбрак баскан кунаклар да сүзсез калганнар... Бүлмәдә колак тондыргыч музыка тавышы гына ярсыганнан-ярсый бара иде...
 
Автор : Резеда Вәлиева.
Чыганак: vk.com/ukytatarstan
 

---
Өмет
№ --- | 22.05.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»