поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.05.2020 Дин

Фитыр сәдакасын гаиләдә һәр кеше бирәме? Кемгә бирергә ярый?

Фитыр сәдакасын гаиләдә һәр кеше бирәме? Кемгә һәм кайчан бирергә ярый? Сораулар бик күп. Фитыр сәдакасы турында Казандагы “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН белән сөйләштек.

— Быел фитыр сәдакасы йөзем белән — 600, арпа белән исәпләгәндә 100 сум дип билгеләнде. Кайсы буенча түләргә? Акчалата сәдака бирү мәҗбүриме, әллә ризыклата да ярыймы?
 
— Мөхәммәд (с.г.в.) фитыр сәдакасын якынча 3640 г йөзем, хөрмә җимешеннән яки арпадан түләргә кушты. Әлеге сәдаканы шушы ике бәянең теләсә кайсы белән түләргә ярый. Әмма зәкәт бирә алучы, ягъни кулында 280 мең сум акчасы булган кеше йөзем бәясе белән 600 сумнан түләсә хәерлерәк. Аны акчалата һәм шулай ук безнең җирлектә ашала торган ризык белән дә тапшырсаң ярый.
 
— Фитыр сәдакасын гаиләдә һәр кеше бирәме?
 
— Бу сәдаканы балигълык яшенә җиткән, гает көнне кулында көндәлек чыгымыннан тыш 22 мең сум акчасы булган һәр мөселман бирергә тиеш. Әгәр моның кадәр акчасы булмаса, фитыр сәдакасы мәҗбүри түгел, ләкин теләсә, бирә ала.
 
— Гадәттә, бу сәдаканы уразаның соңгы ун көнендә бирәләр. Ни өчен?
 
— Бу сәдаканы рамазан ае дәвамында бирcәң була. Әмма иң хәерлесе — Ураза гаете көнне гает намазына кадәр тапшыру. Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем дә кем аны гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьләүче, кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем гает намазыннан соң тапшырса, ул гади сәдакага әйләнә”, — диде.
 
— Сәдаканы кемгә бирергә? Әти-әни, оныклар, туганнарга ярыймы?
 
— Фитыр сәдакасы зәкәт алырга лаеклы мөэмин-мөселманга бирелә. Моңа фәкыйрьләр, ягъни көндәлек ихтыяҗлары өчен акчасы җитмәүче мохтаҗлар, бурычка баткан кеше, аз керемле күп балалы гаиләләр, акча эшләмәүче студентлар, тол хатыннар керә. Әти-әнигә, әби-бабайларга, балаларга һәм оныкларга фитыр сәдакасын бирергә ярамый. Син аларны болай да карарга, ярдәм итәргә тиеш. Ә бертуган абый-апаларга, әти-әнинең бертуганнарына бирергә ярый.
 
— Мәчеткә тапшыру дөресме?
 
— Әгәр мәчет фитыр сәдакасын аерым тартмага җыеп, мохтаҗларга таратса, бирергә ярый. Фитыр сәдакасын мәчетнең көндәлек чыгымнарына тоту киңәш ителми, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) аны мохтаҗ кешеләрне шатландыру өчен бирергә кушты.
 
Фото: pixabay.com
 

---
Ирек мәйданы
№ --- | 21.05.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»