|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2020 Криминал
Менделеевскида 17-18 яшьлек кызлар бабайның йортын “чистарткан” һәм бу ВИДЕОга эләгәМенделеевски шәһәрендә ике кыз бабайга кунакка килә. Бабай аларны чәй эчертә хәтта. Әмма үзе күрмәгәндә кызлар аның өйдәге әйберләренә орыналар, эленеп торган киемнәренең кесәләрен актаралар. Болар барысы да видеога эләгә. 17 һәм 18 яшьлек ике кыз була бу. Алар Татарстандагы бер югары уку йортының җирле филиалы студентлары булып чыга. Бабай үзенең беркатлыгы аркасында 1000 сумнан һәм кесә телефоныннан колак каккан. Әлеге видео булу – кызларны табарга һәм тоткарларга ярдәм итә. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, хәзер аларга карата җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча (“Кража”) эш ачарга җыеналар. Бабайның туганнары аның бүлмәсендә видеокамера урнаштырган булган. Куркынычсызлык күзлегеннән чыгып. Кирәге чыга.
--- |
Иң күп укылган
|