|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2020 Криминал
Татарстанда бер ата үзенең улын җәберләгән. Начар укыганы өчен һәм...Нинди генә хәлләр, нинди генә гаиләләр юк бу дөньяда. Бу вакыйгалар әллә кайда түгел, үзебезнең Татарстанда, Яшел Үзән шәһәрендә булган. 37 яшьлек ата кеше үзенең улын даими кыйнаган һәм җәберләгән. Бу хәлләр 2019 елның сентябреннән ноябренә кадәр дәвам иткән, дип саный Тикшерү комитеты. Балага нибары 12 яшь. Ник кыйнаган диярсез. Төрле сәбәпләр аркасында. Әйтик, мәктәптән баланың начар укуы турында шелтә белдергәннәре өчен. Яки мондый сәбәп: малай әтисенең “сулга йөрүләре” турында әнисенә сөйлим дип әйткән. Мондый фактлар билгеле: көз көне әтисе улын канат бау белән кыйнаган, шуннан соң гаражда бикләп калдырган. Җәберләүләргә түзә алмаган 12 яшьлек малай барысын да әнисенә сөйләгән. Әнисе исә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, ата кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Җинаять кодексының 117нче маддәсе буенча (истязание несовершеннолетнего). Ничә ел бирерләр.
--- |
Иң күп укылган
|