|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2020 Икътисад
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларын йомшартырга уйлыйларХәзерге вакытта пенсия яшенә җиткәнче ике ел кала эшен югалтучылар мондый мөмкинлеккә ия. Хөкүмәттә, кризиска каршы чара сыйфатында, әлеге шартларны йомшарту чарасы карала, дип хәбәр итә “Известия” газетасы. Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Финанс, Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыклары белән берлектә, халыкны эшле итү, керемнәрне һәм икътисади үсешне торгызу буенча гамәлләр планын эшләгән. Проектта, аерым алганда, гражданнарның вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларын йомшарту тәкъдим ителгән. Газета мәгълүматларына караганда, проектта пенсиягә чыгу яшенә өч ел калып, 2020 елның ахырына кадәр эшен югалткан гражданнарның, гомуми эш стажына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә чыгуга исәп тота алулары тәкъдим ителгән. “2020 елның ахырына пенсиягә чыгарга ике ел түгел, ә өч ел калган гражданнарның: ягъни хатын-кызларның 53,5 яшьтә һәм ир-атларның 58,5 яшьтә вакытыннан алда пенсиягә чыгуга дәгъва кыла алулары тәкъдим ителә”, – диелгән язмада.
--- |
Иң күп укылган
|