|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2020 Шоу-бизнес
Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар: Биш вакыт намаз укыйбызҖырлы гаилә Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар эстрадага күптән түгел генә килеп керде. Әмма шактый тиз танылдылар. “Әрем әче”, “Җаным” һәм башка дуэтлары күпләргә яхшы таныш. Исемнәре — охшаш, уйлары, кызыксынулары да уртак аларның. — Рамил белән өйләнешкәнгә 10 ел була. Гаилә корганда икебез дә укый, эшли идек. Ызгышырга вакыт булмады (елмая). Аннары бер-беребезгә ияләштек, — ди Рамилә. — Кызулык икебездә дә бар, дөресрәге, хисләргә биреләбез. Әмма беребез дә ачу сакламый, тиз дуслашабыз. Гаиләдә күбрәк мин буйсынам. Моны дөрес гамәл дип уйлыйм. Чөнки өйдә дә шундый тәрбия күреп үстем. Рамил ягында да шулай.
— Рамил, Рамилә, сүзне туган яклардан башлыйк әле.
Рамил:
— Казан егете булсам да, җәйләрем гел әби-бабай янында үткәнгә, күңел белән авыл баласы мин. Әти-әнием чыгышы белән Буа районы Каенлык авылыннан. Икесе дә гади эшчеләр. Гаиләдә мин бер генә бала. Әти таләпчән булды, милли рухта тәрбияләде. Өйдә русча сөйләшмәдек. Хәзер үзем, аннан үрнәк алып, балаларны шулай тәрбияләргә тырышам.
Рамилә:
— Буа районы Югары Наратбаш авылында туып-үстем. Әни 30 елга якын кибетче булып эшләде. Хәзер авылда үзе кибет тота. Әти фермада да хезмәт куйды, колхоз рәисе дә булды. Хәзер лаеклы ялда. Мәчеттә имам ярдәмчесе.
— Иртә өйләнгәнсең икән, Рамил?
— Озакка сузмадык, дүрт ай очрашкач, тәкъдим ясадым. Бу адымны Рамилә эшләде дисәм, дөресрәк булыр. Сөйләшеп утырганда: “Кайчан өйләнергә җыенасың?” — дип сорады. Миңа 19 яшь, III курс студенты. Ул вакытта эшләмим дә бит. “Белмим”, — дим. “Быел өйләнергә планың юкмы?” — ди. Кызык булып китте. Бәлки, быел өйләнермен, дим. “Ярар, әни, апалар белән сөйләшеп карыйм әле”, — диде һәм... икенче көнне туй вакытын да билгеләделәр. Минем өчен барысын да хәл итеп куйганнар (көлә).
Балачактан мөстәкыйль булдым. 12-13 яшьтән интернатта укыдым. Әти-әни белән атнага бер генә күрешә идем. Җитди кеше мин. Шуңа 19 яшьтә өйләнүем дә очраклы түгел. Иртә әти булдым — 21 яшемдә кызыбыз Әминә туды, өч елдан улыбыз Салават дөньяга килде. Тырышып, үз көчебез белән фатир алдык. Гаиләдә төрле вакыт була, әйткәләшәсең дә. Тиз җайлашабыз. Ярый әле тормышымда Рамилә очрады.
— Казанда кайсы якта яшисез?
Рамилә:
— “Изумрудный город”та торабыз. Елга ике-өч мәртәбә Коръән ашы уздырырга тырышабыз. Шифасын күрәбез. Ирем белән ураза тотабыз. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
— Балаларыгыз да дингә якынмы?
Рамилә:
— Рамил 16 ел инде диндә. Биш вакыт намаз укый. Олы кызыбыз Әминәгә 8 яшь, I сыйныфны тәмамлый. Салаватыбызга 5 яшь тулды. ¬Татар балалар бакчасына йөри, атнага ике мәртәбә әтисе белән мәдрәсәгә бара. Кичке намазларны дүртәү бергә укырга тырышабыз. Өйдә чакта бишесен дә укыйбыз.
— Гаилә дуэтлары арта бара. Сезнең пар кайсы ягы белән аерылып тора?
Рамил:
— Концертлар белән йөрмибез. Кәефебезгә карап, җай белән генә эшлибез. Җырларны төрле авторлардан алабыз. Эстрада, сәхнә, банкет — төп керемебез түгел. Дөнья артыннан кумыйбыз. Булганы җитә. Клипларны шәп итеп төшерергә тырышабыз, танылган шәхесләрне чакырабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|