|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2010 Мәдәният
ШАГЫЙРЬЛӘР НИГӘ КАРТАЙМЫЙ?Шенталы районының Денис авылы китапханәчесе Фәния Бәдретдинова тәкъдиме буенча авылыбызның шигърияткә, иҗатка, сәнгатька гашыйк кешеләре белән очрашу булып үтте, һәм биредә «Илһам-иҗат» исемле шигырь сөючеләр оешмасы барлыкка килде. Кичәдә авыл поселениесе башлыгы Әлфәт Җалаков, аның урынбасары Гөлфия Гарифуллина һәм авыл Мәдәният сарае җитәкчесе Лимуза Бикмөхәммәтова да катнашты. - Безнең шушы очрашуыбызны бик кирәкле дип саныйм, чөнки әлегә кадәр тирә-як авыллардагы талантлар турында бик күп ишетә идек. Ә бит үз авылыбызда да мондый кешеләр җитәрлек. Бу безнең беренче һәм соңгы очрашуыбыз булып калырга тиеш түгел.
Авыл кешесе бит ул артык тыйнак. Кемдер гармунда уйный, кемдер җырлар, шигырьләр иҗат итә. Кемдер рәсем ясый, сыннар ясау белән шөгыльләнә. Өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшь буын арасында да шундый кешеләр бардыр. Шундый очрашулар бәлки, кайсыбер сәләтле кешеләрнең иҗади юлларын ачып, аларга алдагы көндә зур үрләр яулауда ярдәм итәр, - дип чыгыш ясады Әлфәт Җалаков.
Шушы кичәдә катнашкан, матур шигырьләр иҗат итүче күршем Әминә апа Зәкиуллина турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул әти-әнисен һәм башка күп туганнарын югалткач, йөрәк түреннән ургылып чыккан хисләрен шигъри юлларга салган. Әминә апа үз шигырьләрен дулкынланмыйча укый алмый, чөнки аңа Аллаһы тарафыннан бик авыр сынаулар бирелгән. Шундый күп хәсрәт кичергән кеше юмор-сатира яза алмый, билгеле. Ә Әлфәт Хадыевич Җалаковна: «Кайчан шигырь яза башладың?» – дигән сорауны биргәч, ул:
«Бергә эшләгән иптәшем фаҗигале рәвештә югалгач, аның тормыш иптәше ялгыз, кечкенә сабые ятим калды. Нәкъ шул авыр чакта хисләрем, эчке кичерешләрем ак кәгазъ битенә тезелделәр дә инде», - дип җавап бирде.
Гомумән, элек тә шигырь язучы кешеләргә шундый сорауны биргәнем бар иде минем. Аларның кайсысы "йөрәгемдә кайнар мәхәббәт хисләре бөреләнгәч", кайсылары "аерылышуга түзә алмаганга", дип җавап бирәләр иде. Минем аңлавымча, иҗатка якынаер өчен, бер тирән кичереш сәбәпче булып тора.
Шушы матур кичә барышында Минәсма Хәйруллина, Гөлсинә Дәрҗеманова, Габделхәй Шәйхетдинов та үз шигырьләрен укып күрсәттеләр. Алар газиз әнкәйләргә, сөекле ярларга, балаларга, табигатькә багышланганнар. Ә Габделхәй абыйга килгәндә, ул бик оста рәсем дә ясый, сыннар ясау белән дә шөгыльләнә. Ул хәтта әтисе сугыш юлларын үткәндә иҗат иткән шигырьләрне дә укып күрсәтте. Кеше үлсә дә, аның шигырьләре мәңгелек, дигән сүзләр дөрес икән.
Шагыйрьләр ник картаймый? Дөнья уе башында, Асыл кошлар затыннан ул, Сандугачлар яшендә,
дип язган шагыйрь Илдар Юзеев. Ул көнне авылыбыз шагыйрьләре арасында бернинди яшь аермасы күренмәде. Әйтергә кирәк, алар төрле һөнәр ияләре булсалар да, хыяллары, сүзләре исә уртак, бербөтен..
Денис авылында яшәүче шигърият сөючеләрнең бер төркеме.
Денис авылы, Шенталы районы.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|