|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2020 Хәвеф-хәтәр
Кукмара районында көчле давыл узган. Зыян йөзәр мең сум белән исәпләнә (ВИДЕО)Татарстанның Кукмара районында көчле давыл уздган. Ял көннәрендә китереп бәргән җил-давылдан соң торгызу эшләре башланган инде. Табигать казасы өч бинаның түбәсенә зыян салган. Кибеттән каерылып төшкән түбә парковкатагы биш машинага зыян салган.
Җилнең көче секундына 18 метрга җиткән. Давыл шәһәр гимназиясе һәм элеватор складының түбәсен дә җимергән.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, зыян беренчел исәп белән йөзәр мең сум тәшкил итә.
Давылдан зыян күргән барлык әлеге объектларны да бу атна ахырына кадәр тәртипкә китерергә исәплиләр.
--- |
Иң күп укылган
|