|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2020 Хәвеф-хәтәр
Эчке эшләр министрлыгы Казанда автобустагы җәнҗалга аңлатма бирде (ГАУГАЛЫ ВИДЕО)Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында битлексез барган автобус пассажирын тоткарлау сәбәбен аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге вакыйганың видеосы социаль челтәрләрдә чыккан иде. Анда тәртип сакчыларының транспорт салонында битлексез барган егетләрне автобустан чыгарулары сурәтләнгән.
Агентлыкка билгеле булганча, ЮХИДИ инспекторлары рейд барышында Волжскидан Яшел Үзәнгә юл тоткан автобусны туктаткан. Салонны тикшергән вакытта, тәртип сакчылары автобуста битлексез барган ике егеткә игътибар иткән. Инспекторлар аларга битлек кияргә яки транспорттан чыгарга кушкан, әмма егетләр баш тарткан.
Шуннан соң тәртип сакчылары, көч һәм махсус чаралар кулланып, тәртип бозучыларның берсен урамга алып чыккан, икенчесе автобустан үзе төшкән.
Тәртип бозучыга карата беркетмә төзелгән. Хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк.
Ведомствода искәртүләренчә, республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын булдырмауга юнәлдерелгән мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|