поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2020 Язмыш

«Бала сөймәс иргә барма икән...» (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Кайткач, татлы итеп йоклаган сабыемның ак биләүләрен сүтеп җибәрдем дә Илназның күзләренә карадым. Ә ул күзләрдә шатлык та, ярату да, сөенеч тә юк иде. Минем аптыраулы карашымны тоеп: «Миңа көндәш туды», – диде.

«Без яшь чакта егетеңнең кем икәнлеген беләсең килсә, бурычка акча сорап йә үзең аңа бурычка акча биреп сынарга кушалар иде. Яшьлек – юләрлек бит ул. Кем генә алай тикшереп карагандыр инде аны. Мин дә беренче кулымнан тоткан егеткә гашыйк булып, институтымны тәмамлаган гына килеш, беркем сүзенә колак салмый, кияүгә чыгып куйдым. Унбиш ел буе бер рәхәт тә күрмәгән хатын-кыз буларак, мин егетләрне башкача сынап карарга кушар идем...
 
Ярты ел чамасы очрашып йөргәннән соң кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган Илназга: «Юк!» – дип әйтә алмадым. Әти-әни сүзенә дә колак салмый, күрәчәгемә ашкындым. Үзе башлап сөйләмәсә дә, гаиләсе турында сүз катсаң, ул һәрвакыт сүзне икенчегә бора иде.
 
Бик зурлап туй үткәргәннән соң, иремнең әби-бабасы йортында яши башладык. Әнисе вафат, ә әтисе турында берни әйткән кеше булмады. Йөргән вакытта эчми-тартмый торган Илназ, өйләнешкәннән соң озак үтмәде, кәеф-сафа корып, соң кайткалый башлады. Үпкәләп сүз куертсаң, ипи шүрлегеңә дә менеп төшәргә күп сорамый иде. Яшәвебезгә сигез ай чамасы булгач, мин көмәнле икәнлегемне әйтеп куандырмакчы идем дә, Илназның чырае тагын да караңгыланды. Яшь булуын сәбәп итеп, аңа үпкәләмәскә тырышып, сабыйны күргәч үзгәрер әле дип яшәдем. Улыбыз тугач хәлемне дә белмәгән ир, ике көн үткәч, тәпи юып туйганнан соң килде. Тагын бар үпкәмне онытып, бар да яхшы булыр дигән өметтә өйгә ашкындым.
 
Кайткач, татлы итеп йоклаган сабыемның ак биләүләрен сүтеп җибәрдем дә Илназның күзләренә карадым. Ә ул күзләрдә шатлык та, ярату да, сөенеч тә юк иде. Минем аптыраулы карашымны тоеп: «Миңа көндәш туды», – диде дә телевизор каршына барып утырды.
 
Кайчан да булса бер яратыр, яшь бит әле, аңлап бетермидер дип, аны кичерергә тырыштым. Үсә төшкәч тә улыбызга әллә ни исе китмәде. Бала еласа яисә аңа кагылып кына китсә дә җене котырып, акыра башлый иде. Шуларның нәтиҗәседер, улым яшь ярымда гына көчкә тотынып йөри башлады, күпме хастаханә юлларын таптаганнан соң гына, дүрт яшендә теле ачылды. Неврология буенча бер кочак чире булган балам белән эшкә чыгу, гомумән, мөмкин хәл түгел иде. Әлбәттә, әти-әнием бердәнбер кызлары белән бердәнбер оныкларын мохтаҗлыкта яшәтмәделәр. Аерым яши башлагач, тормышыбыз җайланып китмәсме дип, фатирын да, машинасын да алып бирделәр. Эчеп, теләсә кайда аунап кешелектән чыга башлаган Илназны эчкечелектән дәвалап, аерым яши башладык. Тик боларның берсе дә аның балага карата мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Аек чагында да баланың һәрбер шуклыгына аның йодрыгы төйнәлә иде. Мин дә бик арага кермәскә тырыштым. Малай кешегә кырыс әти тәрбиясе зыянга булмас, янәсе. Башка мәңге тапмас идем, дигән сүзем булса да, утызларны узгач, табигатьнең бер хикмәтедерме, Илназ да, мин дә бер үк теләктә булып, кыз алып кайттык.
 
Бөтен дөньябыз түгәрәк дип шатланып озак яшәргә туры килмәде. Ата игътибарының нәрсә икәнлеген белмәгән улыбызга минем дә игътибар көннән-көн кимеде. Дүрткә-бишкә укыган Риязыбызның укуы да начарланды, тәртибендә дә үзгәрешләр сизелә башлады. Укытучылардан, ата-аналардан канәгатьсезлек сүзләре ишеткәч, Илназ Риязны тотып кыйный иде. Ярты ел шул рәвешле яшәгәннән соң, улыбызны мәктәпкә бөтенләй китермәскә куштылар. Табиблар анда җитди психик тайпылыш таптылар. Биләүдәге вакыттан ук ата назы, ата тәрбиясе күрмәгән улыбыз бүген тормышка яраксыз дисәң дә була. Мин иремне генә гаепләмим, иң зур гаеп минем үземдә. Булмаган мәхәббәтне сатып алып булмый шул.
 
Аерылышкач та тыныч кына яшәргә ирек бирмәде ирем. Минем әти-әни бүләк иткән фатир белән машинаның яртысын суд аша алырга йөри. Ә беркөнне миңа үзенең сөенечен әйтеп шалтыратты, ниһаять, ул үзе теләгән – бала таба алмый торган хатын-кызны очраткан... Мин ни дияргә дә белмәдем. Нинди түбән, вак җан белән гомер иткәнмен бит!
 
Унбиш ел күргәннәремнән чыгып кызларга киңәшем шул: бала сөймәс иргә бармагыз! Ә ничек сынап карарга дисәгез, йөргән вакытта ук балалы туганнарыгыз белән таныштырыгыз, балалар уйный торган җирләрдә йөргәләгез. Бала сөйгән кеше дөньяның бизәге булган сабыйларга барыбер игътибар итми калмый».
 
Кайчак вак кына, юк кына тоелган нәрсәләр дә дөньяның астын-өскә китерергә сәләтле. Әле дүртенче дистәсен ваклый гына башлаган Раиләнең сөйләгәннәре дә моның ачык мисалы. Тик беренче карашка вак кына тоелган нәрсәләрнең дә нигезендә мәхәббәт кебек зур хиснең яшәвен вакытында аңлый гына алмыйбыз шул...
Фото: https://pixabay.com/

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.05.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»