|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2020 Тарих
«Армия хезмәтен тәмамлап, өйгә кайтам дигәндә сугыш башлана һәм 20 көннән ул үлә» - Әлфия Хәбибуллина сугышта үлгән шагыйрьләрне барлыйИҗат эшлеклесе Әлфия Хәбибуллина зур эшкә тотынган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләрен барлый ул. Беренче чиратта исемнәре киң таралмаган, әдәби әсбәпларга бик кермәгән, хаксыз рәвештә онытылган иҗатчыларга игътибар бирә ул. Үзенең эшчәнлегендә Әлфия Хәбибуллина язучы, эзтабар Шаһинур абый Мостафинның тәҗрибәсенә таяна. Шаһинур абый һәрвакыт элемтәдә булып, аңа киңәшләрен дә бирә икән. Бу турыда “Матбугат.ру”га үзе сөйләде. Кайбер тарихларны Әлфия күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Әйтик, исеме бик танылмаган татар язучысының язмышын мисал итеп китә. Ул 2,5 ел армиядә хезмәт итеп, хәзер өйгә кайтам дип торганда сугыш башлана һәм 20 көн өчендә ул яуда һәлак була.
Шаһинур Мостафин
Мондый язмышлар, күңелләрне тетрәндерерлек тарихлар бик күп. Аларны, һичшиксез, дөньяга чыгарырга кирәк. Безнең буынның максаты, шушы сугышның дәһшәтен яшь буынга, тере ветераннарны күрмәгән буынга тапшыру. Әлфия Хәбибуллина нәкъ шуның белән шөгыльләнә дә. “Инстаграм” аша шушы югалган шагыйрьләрнең, язучыларның туганнарын эзли. Хыялы – киләсе елга алар белән бергәләп “Үлемсез полк”ка чыгу.
Видеоблогер Фәгыйлә Шакирова чираттагы чыгарылышын шушы темага багышлаган.
--- |
Иң күп укылган
|