|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2010 Бәйрәм
ИСКӘНДӘР СИРАҖИНЫҢ УЛЫ ТУДЫ. КОТЛЫЙБЫЗ!Эльмира һәм Искәндәр Сираҗилар гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Бүген сәгать 10да Казанның 1 нче балалар тудыру йортында уллары дөньяга килде. Бәбинең авырлыгы 3,5 кило, буе 51 см. Бу дулкынландыргыч мизгелләрдә Искәндәр хәләл җефете янында булган, бәбине бергәләшеп “тапканнар”. Кызлары Йолдыз белән Рәйхан туганда да әти кеше янәшәдә булган икән. – Нервылары йомшаклар өчен түгел бу, әлбәттә. Ул мизгелләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Бәби табарга булыштым, фотога да төшердем. Минем өч кызым бар. Беренче хатынымнан туган Айгөлгә 15 сентябрьдә 16 яшь тула. Ул Мәскәүдә яши. Эльмира белән ике кыз үстерәбез. Йолдызга 18 сентябрьдә 7 яшь тула. 27 августта Рәйханга 5 яшь булачак. Кызларым Кыз йолдызлыгы астында тудылар. Ниһаять, уллы да булдым. Ул Юлбарыс елында Арыслан йолдызлыгы астында туды. Озак сайланганнан соң, аңа Арыслан исемен кушарга булдык”, – дип сөйләде шатлыгы эченә сыймаган Искәндәр.
Эльмира, Искәндәр! Сабыегызның дөньяга аваз салуы белән котлыйбыз! Балаларыгызны исән-сау, игелекле итеп үстерергә насыйп булсын.
|
Иң күп укылган
|