поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.06.2008 Медицина

«АВЫРУЛАРНЫ ҮЗЕБЕЗ УЙЛАП ЧЫГАРАБЫЗ”

Бу язманың герое – яшь табиб. Редакциягә ул үзе килде һәм сөйләгәннәрен тыңлавыбызны үтенде. "Бөтен кеше табиблардан зарлана, җитәкчелек эшкә яшьләр клми ди. Ә эшләр мөмкинлек бармы соң? – диде ул ачынып. – Мин дә инде әллә ничә тапкыр китәргә талпынып карадым, әмма эшемне бик яратканлыктан, китә алмадым. Әлбәттә, мин бу сүзләрне сөйләгәннән генә берни дә үзгәрмәс, әмма минем сөйлисем килә".

Безнең гаиләдә барысы да медиклар. Әтием терапевт, әни шәфкать туташы, апа теш табибы. Өйдә җыелышкач, бездә кич буе сүз медицина турында гына иде.

Минем медицина юлын сайлавыма да шул тәэсир иткәндер. Әмма мәктәпне бетергән елны медицина университетына укырга керә алмадым, ел буе репетитор белән шөгыльләнеп икенче елны гына кердем. 3 курстан соң психиатрия хастаханәсенә эшкә урнаштым. Укуның соңгы елларында “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләдем, чөнки бөтен нәрсәне төтән өйрәнәсем килде. Беренче ярдәм күрсәтү, ниндидер ситуациядә югалып калмау... “Ашыгыч ярдәм” – табибларга шәп мәктәп ул. Анда эшеңнең нәтиҗәсе дә күз алдында.

Ни өчен терапия юнәлешен сайладыммы? Чөнки монда күбесенчә баш белән уйларга кирәк. Синең каршыңда  анамнез (авыру тарихы), анализлар ята, син шуларны бер җепкә тезеп, ниндидер нәтиҗә чыгарырга тиеш. Диагноз – анамнезның 80 проценты диләр, ягъни анамнезны яхшылап җыясың икән, син диагнозны да дөрес куячаксың. Шуңа күрү авыру белән сөйләшергә, тәфсилләп сорашырга иренмәскә кирәк. 

Хәзер мин Казанның бер хастаханәсендә участок терапевты. Шул вакыт эчендә инде әллә ничә тапкыр медицина юлына нокта куярга талпындым, әмма эшемне бик ярату тотып калды.

Эштән китәргә теләвемнең сәбәпләре шактый. Бездәге сәламәтлек саклау эшенең оештырылышы коточкыч. План системасын гына алыйк. Сүз дә юк, план кирәкле эш, әмма авыруларны план белән дәвалап булмый бит инде.  Мин үз сменамда биш сәгать эчендә 30 кешене кабул итәргә тиеш. Һәр кешегә 12 минут тия дигән сүз. Әмма бөтен кеше белән дә 12 минут эчендә аралашып бетәргә мөмкин түгел ич. Монда бит әле кеше факторы да бар. Ниндидер табиб озаграк уйлый, кемдер тизрәк. Швейцариядә бер авыруга 16 медперсонал туры килә. Миңа – бер участок табибына – 2 мең (!) кеше туры килә.

План – табиблар белән идарә итү юлы. Узган ел җәй миңа план үтәмәгән өчен Путин өстәмәсен кисү белән янадылар. Бәлки мин эшемне шулай яхшы оештырганмын һәм миңа приемга килүче авыру калмаган, зарланучылар саны кимегәндер, аны тикшерүче юк, план сорыйлар. Мин эштә утырганда – 35, аннан чакырулар буенча өйгә йөреп тагын 5-6 кешене карарга тиеш.  Әгәр сан азрак була икән, җылышта бастырып сүгәләр. “Ашыгыч ярдәм” дә эшләгәндә мәетләрне ташучы бүлек мөдирде белән сөйләшеп торганым хәтердә. “Кичә экономист чылтыратып: “Нәрсә эшләтергә инде сезне, мәетләр буенча планыгыз тулмый бит!”–ди. Мин нәрсә хәзер урамга чыгып кеше үтереп йөрергә тиешме инде?!” – ди бу. Менә шуннан уйлап кара инде. Ә мин план тутыру өчен нишләргә тиеш? Авырулар белән сөйләшми генә талон тутырыргамы яки гел авырып торсыннар өчен дәваламаскамы? Бер танышым план тутыру өчен коридор буйлап авыруларны үзе җыеп йөри. Чын менә, очраган берсен: “Әйдәгез миңа, кенәгәгезгә берәр нәрсә язып чыгарам”, – дип ияртеп алып кереп китә. Ә без... авыруларны үзебез уйлап чыгарабыз. Нәрсәсен яшереп торырга, җитәкчелек үзе үк шулай эшләргә куша. Булмаган әйберне язабыз. Ай ахырында регистратурадан учетта торучыларның, хроник авыруларның кенәгәләрен алабыз да, безгә приемга килде дип теркибез. Статталон тутырабыз. Ә кая барасың?! Шундый хәл булган иде, мин бер бабайның кенәгәсенә приемга килде дип теркәп куйдым, ә ул шуннан алдагы көнне генә үлгән булып чыкты...

Инвалидларны льготалы дарулар белән тәэмин итүгә килү үзе бер көлке. Телевизордагы яңалыклар буенча карасаң, бездә бар да әйбәт икән.  Бөтен кирәкле дарулар бар, бөтен авыруларга җитә, диләр. Авырулар шуннан соң бездән килеп дару таләп итә, “Сез безгә тиешле даруларны бирмисез”, – диләр. Федераль льгота буенча, аларга ай саен 375 сумлык дару тиеш. Әмма ул дарулар белән дәвалап булмый, чөнки алар йә була, йә юк. Бүген син бер дару белән дәвалый башлыйсың, ә иртәгә ул  инде булмый һәм аналогын эзләргә туры килә.  Аналогның составы шул ук булса да, тәэсире тиешле дару кебек үк түгел. Даруларның булу-булмау сәбәбен бездән түгел, ә өстәнрәк эзләргә кирәк. Ул экономияләү белән бәйле, аналоглар, гадәттә, кирәкле дарудан арзанрак була.  Бу система табиблардан икүтисадчы ясады. Без кварталга җитәрлек даруга заявканы алдан биреп куябыз. Даруны пачкалап та түгел, төймәләп саныйбыз. Мин Галиевкә димедрол, Вәлиевкә анальгинга заказ бирәм икән, аларның даруларын башкаларга бирә аламыйм. Дарулар исемлеге хастаханәдә бер кабинетта гына, аны безгә күчереп тә бирмиләр. Авыру килеп, аны тыңлагач, без шул кабинетка чылтыратып, кирәкле даруның бармы-юкмы икәнлеген белешәбез, аннан кәгазь тутырабыз. Ул кәгазь тутырулар  аерым тарих, алар арасыннан мин авыруны күрмим.  Менә шуннан соң 12 минут эчендә авыруны дәвалап кара син...

Медицина акча юу өлкәсенә әйләнеп калды. В гепатиты прививкасын ясау мисалын гына алыйк. Ул гепатит СПИДтан да куркынычрак, вирус презерватив аркылы да узарга мөмкин. Прививка этабы беләсеңме ничек узды? Без аны фатирдан фатирга йөреп ясадык. Ә ул махсус шартларда гына, стириль чиста бүлмәдә ясалырга тиешле. Алла сакласын, укол ясагач,берәрсенең хәле авыраеп китсә, беренче ярдәм кул астында булырга тиеш. Ә бит бөтен җайланмаларны күтәреп йөреп булмый. Өйгә йөреп ясавыбызның сәбәбе – әлеге дә баягы план. Кеше үз теләге белән килеп прививка ясатмый, ә план тутырылырга тиеш. Әле өйгә баргач та, кайберәүләрнең ишек төбендә: “Зинһар өчен, сезгә прививка ясыйк инде”, – дип ялынып торырга туры килә. Үз участогымда привика ясап бетергәнче ике аягым да сөялләнеп чыккан иде. Чын! Без бит ул привикаларны шәфкать туташы белән эштән соң йөреп ясадык.  Бер прививка бәясе 300 сум. Аны өчне ясарга кирәк. Димәк, бер кешегә В гепатитына каршы привика ясау хөкүмәткә 900 сумга төшә. Аны кеше башына бүлеп бирәләр. Әлбәттә, кәгазьдә бөтен кешегә ясалды дип язылса да, ул барысына да ясалмый.  Бөтен кешегә ясап бетерү мөмкин эш түгел. Нәтиҗәдә, ясалмый калган дозаларны чүплеккә ташлыйлар. Ничәмә-ничә меңлек укол җилгә очты дигән сүз. Ташламый да булмый, чөнки ай тәмамланган, отчет бирергә кирәк. В гепатиты прививкасы бер мисал гына, ә андый эшләр күпме...

Хәзер бит бөтен кеше табиблар ишеп акча ала дип уйлый. Тоттырдылар ди! Терапевтларга – 10, ашыгыч ярдәм табибларына 5 мең федераль өстәмә каралган, анысына рәхмәт. Әмма, миңа калса, табибларның барысының да окладын күтәрү отышлырак булыр иде. Кем күбрәк, зыянлырак өлкәдә эшли, өстәмәләрне шуларга ясарга кирәк. Ә бит бер табибның да оклады үсмәде, ул 2 мең сум килеш калды. Шул окладка төрле өстәмәләр өстәлә дә, әйтик, участок терапевтлары 13-15, стаңлары зурраклар 17 мең сум хезмәт хакы ала. Офтальмолог, хирург, лор, невролог кебек тар белгечләр дә бар бит. Аларга өстәмәләр юк. Нәтиҗәдә, бер коллективта табиблар арасында дошманлашу барлыкка килде. Хәзер невропатологлар авыруларны: “Әнә, терапевтларга барыгыз, алар зур хезмәт хакы ала”, – дип җибәрәләр. Авырулар ике табиб арасында сугыш коралына әйләнде.Өстәмәләр бар-барын, әмма отпуск акчасы, башка түләүләр өстәмә күләменнән түгел, оклад күләменнән генә санала. Ул акча белән кая барып төртеләсең?!

Акчасызлык кадрлар кытлыгын китереп чыгара. Медицина вузына укырга кергәндә иң зур конкурс булса да, эшләргә кеше юк. Безнең хастаханәдән дә соңгы арада гына 3 кеше эштән китте. Килгән көнне үк эштән китүчеләр бар. Бухгалтериягә кереп хезмәт хакларын санатып карыйлар да, чыгып гариза язалар. Мин бер стационарда дежур торучы терапевт булып эшләдем. Ул стационар дежур торганда, анда реаниматолог, невролог һәм терапевт эшли идек. Ә кардиолог юк. Чөнки кадрлар җитми. Стационар җитәкчеләре инде теләсә-кемне эшкә алырга әзер, ялынып-ялварып йөриләр. Сүзләрен тыңлап килүчеләр дә бар. Киләләр дә китәләр... Бер деңурлыка 450 сум түлиләр. Кадрларның шулай килеп-китеп йөрүе авыыруларга игүтибарны киметә, үлүчеләр саны арта.  Мин эшләгән стаөионарны үлем стаөионары дип йөртәләр иде, анда үлүчеләр саны зур. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми дә, эшләрнең ничек торганын сөйләп күрсәттем бит. Деңур торган өч табиб ишекне ачып хәлегез ничек дип сорый да, башка авырулар янына китә.Чөнки һәрберсе белән озаклап утырырга өлгерә алмый. Әйтик, мин, дежур терапевт, бөтен стаөионар өчен җавап бирәм дияргә була. Терапия дә миндә, кардиология дә миндә, неврологиягә дә чакыралар, хирургиягә дә, реанимаөиягә дә чабам. Дежурлык төнендә мин 300 (!) ләп кеше өчен җавап бирә идем. Бу бит физик яктан да бик авыр. Минем аларның барысына да ярдәм итәсем килә, әмма андый мөмкинлек юк. Ничек итеп мин бер төндә 300 кешене тыңлап, дәвалый  алыйм ди?! Коточкыч хәл булды берсендә. Мин реанимациядә бер кешегә ярдәм иткәндә аска, “приемный покой”га чакырдылар, “Ашыгыч ярдәм”, безнең стационар якын булгач, инфарктлы берәүне алып килгән. Аңа тиз генә беренче ярдәмне күрсәтеп, тиешле хастаханәгә озатырга кирәк, чөнки бездәге реанимаөиядә урын юк. Мин аны озатканчы реанимациядәге авыру үлгән иде... Әгәр кардиолог булса, мин “Ашыгыч ярдәм” алып килгән авыру янына төшеп тә тормас, аны кардиолог карар иде. Һәркем үз урынында булырга тиеш. Бер урында ике кеше булуы тагын да яхшы.   Медицина акча жәлли торган урын булырга тиеш түгел, чөнки ул кеше гомере белән бәйле...


Гөлнара САБИРОВА язып алды
Татарстан яшьләре
№ 71 | 10.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»