поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.05.2020 Матбугат

“Алтын вакыт”та туган басма

Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасына – 30 яшь тулды. 1990 елның 25 апрелендә аның беренче саны дөнья күргән иде.

“КПСС Үзәк комитетының сентябрь пленумы нәтиҗәләре белән рухланып, Куйбышев партия оешмасы җитәкчелеге өлкә татар газетасын нәшер итү турында карар кабул итте…” “Бердәмлек” газетасы ачылу тарихына карата 80нче еллар ахырында бу терминология урынлы булыр иде. Ул бит үзгәртеп кору еллары башында, СССР киңлекләрендә төрле милләт халыкларының милли-мәдәни иҗтимагый көчләре хәрәкәткә килгән чорда барлыкка килгән иде.
 
Куйбышевның актив татарлары “Туган тел” җәмгыяте тирәсендә берләштеләр. 1989 елның 21 январенда Самараның Яшьләр йортында узган беренче татар җыелышында ук җәмәгатьчелек үз алдына туган телдә газета ачу максатын куйды, һәм газета оештыру эшләре ярты елдан соң ук - 3 июльдә башланып китте. “Туган тел” мәдәни үзәге вәкилләре Рәшит Абдуллов, Рәфгать Әһлиуллин, Минәхмәт Сәгыйров һәм Мансур Ямалетдинов 24 июньдә үткән өлкә Сабан туенда, меңнән артык кешенең имзаларын җыеп, өлкә комитетына керделәр. СССР-ның милли сәясәтен тикшерү өчен җыелган сентябрьнең махсус Пленумы да безнең эшкә өстәмә этәргеч бирде.
 
…Кыш буе газета концепциясен, аны оештыру формасын, штат берәмлеген һәм сметаны эшләп чыгару буенча эш алып барылды, партиянең башкарма комитетына тиешле исәп-хисап кәгазьләре әзерләнде. Самаралылар 1989 елның декабрендә Ульяновск татарлары ачкан «Өмет» газетасын өлге итеп алдылар. Газетага нинди исем бирү мәсьәләсе дә кискен торды - “Дуслык”, “Идел” яисә “Бердәмлек” дигән исемнәре буенча җанлы фикер алышу барды. Татар активистлары белән турыдан-туры эшләгән өлкә комитеты секретаре Геннадий Дере-вякинга өченче вариант ошады. Һәм ул иң уңышлысы булды да.
 
“Бердәмлек” газетасын ачуга кагылышлы берничә мөһим датаны искә төшереп үтәсем килә: 1990 елның 5 январенда КПССның өлкә комитеты секретариатының тиешле карары чыгарыла, ә 1 мартта, өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Ходасевичның актив ярдәме белән, өлкә башкарма комитеты бу карарны “кабатлый”. Шул көннән башлап, басма яши һәм эшли башлый.
 
Ә “Бердәмлек” газетасының беренче саны 24 - 25 апрель төнендә басмага тапшырылды һәм иртән әзер иде инде. Сүз уңаеннан, ул елны Ураза бәйрәме 27 апрельгә туры килде. “Бердәмлек” газетасының төп тиражы шул көнне Самараның Малый тупиктагы мәчетендә Гает намазында таратылды...
 
Арттырмыйча әйтә алам, бу алтын вакыт иде. Җәмгыятьтә якты киләчәккә ышаныч һәм рухлану хөкем сөрде. “Бердәмлек” газетасы журналистлары да шул ук фикер белән яшәде. 24 мартта, беренче номер чыгар алдыннан, газетаның яңа редакторы Рәфгать Әһлиуллин “Волжская коммуна” газетасына биргән интервьюда: “Бердәмлек” беренче чорда 12 мең данә белән, чыгачак”, - дигән иде. Ә татар үзәге активистларының берсе Мансур ага Ямалетдинов газетаны кимендә 25 мең гаилә алачак, дип фаразлады.
 
Ул вакытта башкача уйланмаган да. Ә гамәлдә иң югары язылу тиражы 1993 елның июнендә булып, 6222 данәгә җиткән иде. Беренче вакытта Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәрендә газетага бер көндә 400, хәтта 800 кеше яздыра идек. Ә районнарда «Бердәмлек»не авыллары белән алдыра башладылар. Ул вакытта илебездә әле “дөньядагы иң укучы халык” яши иде. Кызганычка, башка вакытлар бик тиз килеп җитте.
 
…Әйе, ул еллардагы газеталарга дәүләттән финанс ярдәм күрсәтелә иде. “Бердәмлек” газетасы, мәсәлән, 1994 ел ахырына кадәр, өлкә матбугат, полиграфия һәм китап сәүдә эшләре идарәсе бетерелгәнчегә кадәр, хөкүмәттән финансланып торды. Шуңа күрә, яңа чыга башлаган милли басмаларга аякка басу, тираж һәм көч җыю өчен идеаль шартлар тудырылган иде. Хәтта бүгенге базар шартларында, үзләре акча эзләп табарга мәҗбүр булган вакытта да, алар эшләрен уңышлы гына дәвам итәләр. Россиядә мондый басмалар нибары дүртәү: Ульянның – “Өмет”, Самараның – “Бердәмлек”, Төмәннең – “Яңарыш” һәм Нижний Новгородның “Туган як” газеталары. Хәзер алар Казанда бирелә торган барлык Мактау грамоталары, Дипломнар һәм призлар ияләре. Соңрак барлыкка килгән басмаларга бәхет азрак елмайды. Алар катгый шартларда, үз тормышлары өчен көрәшергә мәҗбүр булдылар. Кызганычка, андыйлар аз түгел.
 
Шамил ГАЛИМОВ,
 
Самара төбәге тарихчысы,
 
“Бердәмлек” газетасын ачучыларның берсе.

---
Бердәмлек
№ --- | 06.05.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»