|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2020 Медицина
Татарстанда коронавирустан өченче кеше үлдеТатарстанда Covid-19 коронавирустан өченче кеше үлде. Пациент Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Коронавирус белән авырган казанлыга 76 яшь булган, ул 26 апрельдә стационарга китерелгән, дип яза Татар-информ. Пациент Covid-19 вирусыннан тыш, хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.
Covid-19 диагнозын экспертиза раслаган.
Республикада коронавирус белән авыруның 71 яңа очрагы ачыклануы хәбәр ителгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|