поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.04.2020 Җәмгыять

Татарстанда уллары белән урманга яшәргә качкан ана хакында яңа мәгьлүмат

Лениногорскида ана кеше ике улын урманга алып китә, гаилә 2 атна биредә яши. Малайларның берсе качып китмәгән һәм әлеге хәл турында сөйләмәгән булса, бу маҗараларның ни белән тәмамлавын күз алдына китерүе дә кыен.

Бу вакыйга буенча хәзер җинаять эше кузгатылды. Иртә язда урман ешлыгында цивилизациянең бар рәхәтлекләреннән баш тартып яшәү, күрәсең,  Лениногорскида яшәүче ана кешегә үзенең ике улы белән исән калу өчен менә дигән мөмкинлек булып күренгәндер. Нәкъ менә "исән калу", чөнки балаларны 2 атнага якын менә шундый шартларда тотып яшәүне башкача аңлатып булмый.
 
Хатын-кыз үзенең балаларын Лениногорскидан Алешкино авылына алып чыгып китә, ә аннары аларның юлы тагын 3 чакрым урман эченә, Кислица елгасы ярына чаклы дәвам итә. Биредә ана балалар белән бергә ботаклардан чатыр корып җибәрәләр. Хатын өеннән чыкканда, сумкасына бер буханка икмәк һәм берничә суган сала. Бу запас беткәч, ана кеше иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында балаларны яфраклар белән туендыра. Өлкән улы мондый шартларга түзмичә, качып китә. 
 
Бәхеткә каршы, урманда бала шунда эшләүче нефтьчеләргә тап була, аларга хәлне сөйләп биргәч, бирегә полиция чакыртыла.
 
- Балалар Лениногорск үзәк район хастаханәсенә талчыгу, ябыгу диагнозлары белән дәвалану өчен салынган иде, алар хәзер стационардан чыгарылды һәм туган әтиләре кулына опекага тапшырылды, Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә хәл ителә, - диделәр безгә Татарстан Республикасы прокуратурасында. 
 
Бүген балалар әбиләрендә, ә хатын-кызга читкә китмәве турында язу бирелгән.
 
Балигъ булмаган балаларны җәзалау һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. 
 
- Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Хатын-кызга карата кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Өстәвенә, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балаларны урманга алып чыгып яшәү белән бәйле вакыйга узган ел Краснодар краенда булган инде, - диделәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә. 
 
Хатын-кызның әлеге гамәлләре, шул рәвешле үз-үзен тотышының сәбәпләре дә билгеле түгел.
 
Фото: http://pixabay.com

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»