|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстан полицейскийлары сабыйны үлемнән коткарганнар (ФОТО)Татарстан полицейскийлары 7 айлык сабыйны үлемнән коткарып калганнар. Хәл болай була. Полиция капитаннары Павел Назаров белән Айрат Вәлиевка 22 яшьлек бер ир-егет мөрәҗәгать итә. Ир кеше үзенең ВАЗ-21053 автомобиле салонында шешәдән сабыйлар ризыгы имеп яткан 7 айлык улының тыгылуын һәм тын ала алмавын аңлатып бирә.
Инспекторлар бу хакта дежур бүлекчәгә ашыгыч рәвештә хәбәр итәләр һәм сабыйлы автомобильне якындагы ашыгыч ярдәм станциясенә озата киләләр. Биредә балага медицина ярдәме күрсәтәләр һәм аның хәле яхшыра.
Соңыннан ачыклануынча, сабый кечкенә полиэтилен кисәге йоткан һәм шуңа тын ала алмаган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Автор : Тухватуллина Алсу
Чыганак: Яндекс новости
Фото: tatarstan24.tv
--- |
Иң күп укылган
|