|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2020 Хәвеф-хәтәр
Чистай районының Татар Талкышы авылында зур янгын булганЯнгын Рамилә Мотыйгуллина гаиләсен йортсыз калдырган. Йорт белән бергә сарай да, терлекләре дә янган. Авыл җирлеге башлыгы Мәкъсум Вәлиев әйтүенчә, ут сарайдагы электр чыбыгыннан чыккан булырга тиеш. Бу вакытта Рамилә Мотыйгуллина ике улы белән өйдә булган. - Йорт 1961 елда төзелгән булган, терлек асрап, шуннан кергән азмы-күпме акчасына акрынлап ремонт ясатып, тәрәзәләрен пластикка алыштырган иде. Яшьтән ялгыз калып, ике баласын аякка бастырды. Хәзер пенсиядә, аныңча мәктәптә пешекче булып эшләгән иде, - диде авыл башлыгы Рамилә апа турында.
Бүген ул ике туган абыйсында яшәп тора. Йортын да, сарай-терлекләрен дә иминиятләштергән булган. Алар килеп тикшергәнче, янгыннан калган хәрабәләрне җыештыра алмаганнар. Яңгырлар да комачаулаган. Шушы көннәрдә җыелып чистартабыз, зыян күрүчегә авылдашлар да, мәчет тә ярдәм итә, диде Мәкъсум Вәлиев.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен сбербанк карточкасы: 5469 6200 1739 3719 (Рафаэль Мотыйгуллин исемендә).
Фото: http://chistopol-rt.ru
Дилбәр Гарифуллина |
Иң күп укылган
|