|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2020 Дин
Ильяс Халиковтан Рамазан күчтәнәче. Яңа дини җыр! (ВИДЕО)Күптән түгел генә дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков "Хуш киләсең, Рамазан" җырына төшерелгән клибын тәкъдим иткән иде. Җырчы Рамазан аенда тагы бер яңа күчтәнәчен өлгерткән. "Йә Аллаһым, йә Раббым" дип аталган өр-яңа дини җыр! Җырның көен Рәнис Сафин, сүзләрен Нурфия Халикова иҗат иткән. "Сүзләрен ятласагыз, багышлау догасына кушып җибәрә аласыз. Җыр сезгә рухи тынычлык бирә ала икән, димәк җырның киләчәге бар", дигән теләктә кала җырчы. Йөрәктән чыккан җыр, берсүзсез, йөрәккә барып җитәр. Ильяс Халиковның яңа җыры сезнең күңелләрегезгә шифа бирсен, шатлык өстәсен. Җырчының иҗаты белән иснтаграм аккаунтына кереп, якынрак таныша, аның җырларына кушылып җырлый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|