поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.04.2020 Фаҗига

Арча районында алты бала әнисез калган. Ярдәм кирәк...

Арча районының Штерә авылында күп балалы Мөхәммәдияровлар гаиләсендә зур югалту булган. Алты бала әнисез калган. Иң кечкенәләренә алты һәм биш кенә яшь. Иң төпчекләре Зәлия әнисен бөтенләйгә югалтуын әле аңламый. Бармакларын бөкли-бөкли санап, әнкәсенең кайтканын көтә ди.

Рәмзия Мөхәммәдиярова яман чирдән үлеп киткән. Соңгы айларда гел хастаханәдә яткач, Зәлия аны бу юлы да хастаханәдә дип белә, әниләрен өйдә сирәк күрә башлаганнар иде шул, ди Рәмзиянең бертуган апасы Нурзия.
 
Рәмзиягә 47 дә тулмаган булган. Узган елның көзендә аның ашказанында яман шеш тапканнар. Шуннан ул гел хастаханә юлында булган. Соңгы ике айда бик нык авырткан.  
 
– Үләсен сизде инде, бәхилләшергә дә өлгерде. Ял көне иртәнге өчләрдә үлеп китте, без ул көнне авылга кайтырга җыенган идек, – ди Нурзия.
 
Алар гаиләдә дүрт бала булган. Нурия белән Нурзиянең әнисе бик иртә үлеп киткән. Ул вакытта Нуриягә – 5, Нурзиягә 1 генә яшь була. Шуннан әтиләре Наилә исемле хатынга өйләнә. Аңардан Рәмзия белән уллары Рамил туа.
 
– Наилә әни бик яхшы кеше булды, безне яратты, тәрбияләп үстерде. Әмма аның да гомере озын булмады. Яман чирдән үлеп китте. Миңа 26 яшь, Рәмзиягә 20 яшь иде ул вакытта. Шул яшьтә дә безгә әнисез калу бик авыр булды. Аны хәзер дә сагынып елыйм. Рәмзиянең балалары тагын да кечкенәләр бит, – дип елый Нурзия.
 
Ун ел элек энеләре Рамил дә 40 яшендә инфаркттан үлгән. Сынаулар күп булды инде, менә сеңлебез Рәмзияне дә югалттык, ди Нурзия.  
 
Рәмзиянең олы улы Инсафка 23 яшь, кызы Илүзәгә 21 яшь. Алар Казанда эшлиләр. Өченче баласы Камилә Әтнәдә ветеринария техникумында укый. Дүртенчесе Илзирә мәктәптә укый, төпчекләре Данир белән Зәлия әле кечкенәләр. Бүген балалар әтиләре һәм апалары Камилә белән.  
 
Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин Мөхәммәдияровларның торак шартларын яхшырту өчен “70/30” программасы буенча чиратта торуларын әйтте. Беренче взнос итеп 900 мең сум акча кертергә кирәк ди. Йортның фундаментын салып куйган булганнар. Әмма акча да булса, бу эшне тизләтү җае булмасмы икән, ди.
 
Мөхәммәдияровларга ярдәм кулы сузарга теләүчеләргә гаилә башлыгы Илдусның сбербанк картасына акча күчерә ала: 5469 6200 1197 8192.
 
Изге рамазан аенда Ярдәм итсәк иде.

Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан
№ --- | 28.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»