поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.04.2020 Язмыш

«Үлгән ирем белән каенанам алырга кайтканнар иде, ә мин өлгермәдем…»

Бу ялларда тагын онкология диспансерын атлап керергә туры килде. Туганыбызга операция ясыйсылар, янында торырга кеше кирәк иде. Машинадан төшеп, эчкә үтүгә моннан 15 ел элек кичергән хисләр биләп алды. Хәер, ул чактагы соры биналар, салкын палаталар, тар коридорларның эзе дә калмаган. Диспансерны бөтенләй яңартканнар. Үзем атлыйм, уйлар теге чакта илтә.

… Әнине реанимациягә чыгарып салганнарын да хәтерлим мин. Анда берәүне дә кертмиләр. Ә мин чыгу юлын бутап, ялгыш шунда килеп кердем. Кизү торучы шәфкать туташы да юк. Әкренләп караватта ятучылар арасыннан әнине эзлим. Менә таптым да! Әллә кайдан танып алдым. Андагы салкынлык. Ул турыда уйласам, әле дә каз тәннәре бәреп чыга. Бар дөньямны онытып, әнинең өстенә юрган каплыйм. Шул чакта кулдан тотып алган шәфкать туташына әле дә рәхмәт укыйм. Борчылмагыз, мин аны карап торырмын, дип мине озатып куйган иде ул мине.
 
Менә тагын шул ук реанимация. Хәзер анда кереп булмый.  Ерактан туганымны алып килүчеләр күренде. Баксаң, операциядән соң аңына килгән икән. Палатага чыгарыр өчен мине көтеп торганнар. Ә анда алар дүртәү. Наҗия әбинең кызын да санасаң, бишкә тула. Шунысы гаҗәп – өйдән коронавирустан куркып кына чыксам да, биредә ул турында бөтенләй онытасың. Монда башка тормыш. Урамнан керүчеләр кулына перчатка кимәгән, дөрес битлексез кеше юк. Сак хезмәте аскы катта ук тән температурасын үлчәп, кулларны антисептик белән юдыртып кертә. Бүлеккә кергәч, кем янына килгәнеңне, кая яшәгәнеңне, телефон номерыңны язып калдырасың.  Палатада да, коридорда да битлек киюче юк.
 
Балык  Бистәсеннән килгән 82 яшьлек Тәскирә әби дә монда.
 
– Ашказаны тирәсе гел авыртып тора иде. Тикшеренә торгач,операция кирәклеге ачыкланды. Килдем инде, яшисе килә бит. Кайчан кереп әйтерләр инде. Операциядән соң караучым булырмы, белмим. Вирус дип кертмиләр дә икән бит әле, – ди ул.
 
Бар өмете улында икән. “Ул да икенче елга пенсиягә чыга инде.Әллә кайчан эшләвеннән туктар иде. Җәй туып, икенче елны гына  туган дип яздырткан идек. Янәсе, армиягә соңрак китәр, дидек. Менә  бүген дә улымны көтеп утырам. Чәйнек кирәк. Чәйләре тәмле түгел”, – ди әби.
 
Ул бер дә күңелен төшерми. Яшел Үзәннән килгән Алсу апа да яшисенә ышана.
 
–  Монда килер алдыннан төш күрдем. Үлгән ирем белән каенанам мине алырга кайтканнар. Ирем матур итеп киенеп, машинада көтеп утыра. Мин чыгарга әзерләнәм. Тик бер язуны таба алмыйм бит. Әй актарам сумкамны, әй актарам. Мин әзерләнгәнче, болар китеп барды. Уяндым да төшемне яхшыга юрадым. Әле яшим икән, дидем, –  ди ул.
 
75 яшьлек Наҗия апаны да кадерләп кенә торалар. Операция булганга 7 көн үткән инде. Әмма әле дә туганнары янында куна, кулыннан гына тотып йөртәләр.
 
– Эчәкләрем озын булган. Беразын кисеп ташладылар, – ди ул шаяртып. – Алды-арты хәерле булсын. Болай булгач, яшибез. Әле бит анализ нәтиҗәләре килмәде. 14 көн көтәсе. Начар икән, тагын дәваланырбыз, яхшы булса, дөрес ашарга өйрәнербез.
 
Мин исә, кешеләрнең тормышка карашларын уйлап утырам. Моңарчы, яман чир диагнозын куркып кабул итсәләр, яшәмим дип төшенкелеккә бирелсәләр, хәзербар да башкача икән. Кеше авыру белән көрәшергә өйрәнгән. Күзләрендә яшәү нуры балкый. Ничек тә аякка басарга, алга атларга тырышалар. Алар янәшәсендә бер төн уздыру да, сине бөтенләй үзгәртә. Үзизоляция дип зарланулар юкка чыга, яшәү кадере арта, сәламәтлекнең иң кирәк нәрсә икәненә тагын да инанасың. Хастаханә ишеген ябуга, күңелдән түбәндәгеләрне кабатлыйм: балаларым, якыннарымны начар чирләрдән сакласаң иде, Ходаем…

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»