|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2020 Хәвеф-хәтәр
Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләрТабутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр. Мәетне юу Covid-19 таралуына бәйле рәвештә билгеләнгән барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарылачак. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Чаллы кешесенең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматлар буенча, алынган мазок диагнозны раслаган. Җирләнер алдыннан мәетне юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар. Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәләр.
Ир-атны зиратта җирләячәкләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки объекттан тыш инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта. Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә.
--- |
Иң күп укылган
|